Россиянең “КАМАЗ-Мастер” командасы “Дакар” узышының 5 нче этабында җиңү яулады

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
Аргентинада “Дакар-2014” ралли-марафонының 5 нче этабы төгәлләнә. Экипажлар Чилесито – Тукуман маршруты буенча 527 километр юл уздылар.

Бөтен узыш буенча “КАМАЗ” Россия йөк машиналары алда барды.

Нәтиҗәдә, пилот Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге “КАМАЗ-Мастер” командасы финишка беренче булып килде. Икенче булып аның коллегасы пилот Андрей Каргинов килде, аның экипажы 2 минут 56 секундка артта калды. Өченче - Жерар де Рой җитәкчелегендәге Голландия экипажы, ул 12 минут 7 секундка калышты.

Пилот Эдуард Николаев җитәкчелегендәге тагын бер Россия экипажы 24 минут 45 секундка артта калып, 4 нче булып финишка килде.

Россиялеләр арасында соңгылардан “КАМАЗ”да пилот Антон Шибалов җитәкчелегендәге экипаж 9 нчы булып финишка килеп җитте: ул лидердан 43 минут 24 секундка артта калды.

Биш этап нәтиҗәсе буенча, йөк машиналары зачетында Жерар де Рой җитәкчелегендәге Голландия экипажы - беренчелектә. Икенче урында, 32 минутка калышып, пилот Андрей Каргинов җитәкчелегендәге Россия экипажы бара. Өченче урында, 1 сәгать 9 минут 41 секундка калышып,  - пилот Эдуард Николаев җитәкчелегендә шулай ук Россия экипажы.


Татар-информ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International