Борды авылында -авыл җыелышы узды.

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

13 гыйнварда Борды  авыл клубында   авыл җыены булып узды. Җыенга Бордыбаш, Җәйләү, Борды авыл халкы  зал тутырып җыелды. Алар  авыл җирлеге башлыгы  Абдульманова Роза Николаевнаның  2013 ел дәвамында эшләгән эшләр турында сөйләгәнең бик бирелеп тыңладылар. Халыкның эшчән ,тырыш ,  барлык чараларда да  бик теләп  катнашуларын,бердәм яшәвен чагылдырган иде Роза Николаевнаның чыгышы,шулай ук ул үзенең чыгышында халык фикерен, аларны борчыган проблемаларнын да   тулы итеп чагылдырган.

Жыенга килгән халык тарафыннан зүр рәхмәт сүзләре дә,сораулар да булды.  Аларга җаваплар    бирелде, кайберләре  күзәту астына алынды.

 Район хәрби комиссариаты башлыгы  Р.Ш.  Юнусовның ,уллары  солдат хезмәтендә булган аналарга рәхмәт хатлары,шулай ук бүләкләр тапшыруы җыенга тагын да матур юнәлеш бирде. Район башлыгы Хаҗиев Вәсил Гариф улы тарафыннан  Чулакова Еленага рәхмәт хаты тапшыруда үзенчәлекле булды.  Елена ул төрле район, республика, Рәсәй конкурысында катнашып килүче,кечкенәдән үк  җырга- моңга гашыйк кыз..

Район башлыгы   Вәсил Хаҗиев , җыенны йомгаклап, ил, республика, районыбызның көннән-көн  үзгәрешләр кичерә баруын, кешеләрнең һәр яңалыктан хәбәрдар булып, актив, тырыш хезмәт куеп, зур максатларга ирешергә омтылып яшәү ләрен әйтеп узды һәм  шулай ук халыкны балаларга дөрес тәрбия бирү өлкәсендә үзләненән зур өлеш кертергә,тәрбия мәсәләләренә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.

Җыенда  район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре ,идарәсе башлыклары  катнашты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International