Узган атнада Круглое Поле мәдәният йортында республикада һәр елны үткәрелә торган «Туым Җондозы» Раштуа фестиваленең якын-тирәдәге берничә район үзешчәннәрен берләштергән сайлап алу туры узды. Тукай районыннан фестиваль-конкурста Мәләкәснең «Питрау» ансамбленә йөрүче балалар һәм яшьләр, Бордының «Тәңкәләр» ансамбле һәм әлеге фольклор коллективларының аерым солистлары катнашты.
Керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын үз эченә алган бу җыр-бию фестивале бик матур итеп узды.
Тукай районынан килгән катнашучылар сынатмадылар.
Бордыдан: яшь җырчы кызы Диана Чернованы - I дәрәҗә ,«Тәңкәләр» коллективы- II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
Мәләкәснең «Питрау» ансамбленең балалар һәм яшьләр төркемнәре I дәрәҗә ,Анна Саттарова- II дәрәҗә дипломга ия булдылар, Валерия Михайлова катнашучы дипломына лаек дип табылды.
«Тәңкәләр» һәм ”Питрау” фольклор коллективлары Казанда үтәчәк республика конкурсына барачаклар.
(Тулы язманы “Якты юл” газетасы битләреннән укый аласыз)