Миляди 2014, һиҗри 1435-1436 елларда дини бәйрәмнәр вә мөбарәк көннәр

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
Һәр җомга – мөселманнарның зур бәйрәме.

Мәүлид бәйрәме. 12-13 гыйнвар. Рабигүл әүвәлнең 11е – кичәсе, 12се – көне.

Рәгаиб кичәсе. 1-2 май.  Рәҗәб аеның 2се – кичәсе, 3е – көне.

 Мигъраҗ кичәсе. 25-26 май. Рәҗәб аеның 26сы – кичәсе, 27се  - көне.

 Бәраәт кичәсе. 12-13 июнь. Шәгъбән аеның 14е – кичәсе, 15е - көне.

 Ураза башлана. 28 июнь. Рамазан аеның 1нче көне.

 Кадер кичәсе көннәре башлана. 18-19 июль. Рамазан аеның 21нче көне. Рамазанның соңгы ун көне.

 Фәтхе Мәккә көне. 18 июль. Рамазанның  21нче көне.

 Кадер кичәсен рәсми билгеләү. 23-24 июль. Рамазан аеның 26сы - киче, 27се – көне.

 Ураза гаете кичәсе. 27 июль. Рамазан шәрифнең 30нчы көне.

 Ураза гаете. 28 июль. Шәүвәл аеның 1нче көне.

 Гайдел-фитыр көннәре. 28-30 июль. Шәүвәл аеның 1-3нче көннәре.

 Хаҗ башлана. Тәрвияһ – Уй көне. 2 октябрь. Зөлхиҗҗәнең 8нче көне.

 Гарәфә көне. 3 октябрь. Зөлхиҗҗәнең 9нчы көне.

 Корбан бәйрәме. 4 октябрь. Зөлхиҗҗәнең 10нчы көне.

 Тәшрикъ көннәре. 5, 6, 7 октябрь. Зөлхиҗҗәнең 11-13нче көннәре.

 Мөселманнарның ай календаре буенча Яңа ел – һиҗри 1436 ел башы. 25 октябрь. Мөхәррәм аеның 1нче көне.

 Гашура көне. 2-3 ноябрь. Мөхәррәм аеның 9ы – кичәсе, 10ы – көне.

 Идел Болгарстанында ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн. 9 ноябрь. Мөхәррәм аеның 16нчы көне.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International