Шилнәбаш авыл җирлегендә халык җыелышы үтте. Авыл башлыгы Гончарова О.А. халыкны очрашуда катнашучы район вәкилләре белән таныштырды. Җыелышның көн тәртибен буенча отчет доклады тыңланды,авыл халкына тырыш хезмәтләре һәм ата-аналарга улларын лаеклы итеп тәрбияләүләре өчен мактау кәгазьләре тапшырылды. Авыл башлыгы 2013 елда планлаштырган эшләрнең үтәлешенә йомгак ясады. Бюджет үтәлеше, җирлектә булган үзгәрешләр-яңалыклар, халыкның тормыш дәрәҗәсе хакында сүз барды,2014 елга план-программа, бурычлар һәм максатлар белән таныштырды. Очрашуда катнашкан район Башлыгы Хаҗиев В.Г. район күләмендә барган программалар, узган елда үтәлгән чаралар, 2014 елга билгеләнгән эшләр хакында сөйләде, авыл җирлегенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде,халыктан ишетелгән сорауларга җавап бирде