Минтимер Шәймиев, Болгар һәм Зөяне яңадан торгызуда ярдәм күрсәткән өчен, Хәйриячеләр китабының IV томын тапшырды

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
Узган атнада Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Хәйриячеләр китабының IV томын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Хәйриячеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.
Очрашу башында Минтимер Шәймиев соңгы елларда Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу буенча эшчәнлеккә кыскача йомгак ясады.
ТР Дәүләт Киңәшчесе хәйриячеләрнең әһәмиятле ролен билгеләп үтте, республикада алар ярдәмендә “Яңарыш” проекты тормышка ашырыла. Аларның исемнәре традицион рәвештә Хәйриячеләр китабына кертелә. Тулаем алганда, 2011 нче елдан алып, китапның 4 томына 30 мең хәйрияченең исеме кертелгән. Кайберләре барлык томнарга да кергән. Хәйриячеләрнең өчтән бере үз акчаларын “Яңарыш” фондына ике һәм аннан күбрәк тапкыр керткән. IV томга гражданнарның, оешмаларның һәм предприятиеләрнең исемнәре – барлыгы 8 мең хәйрияче кергән.
 
“Без сезнең белән бергә бәһасез нәрсәләр эшлибез. Бүген мин барыбызны да мактарга гына әзер, без эшли беләбез. Тулаем алганда, без рухилык һәм аны торгызу белән шөгыльләнәбез, ул киләсе буынга тәэсир итәчәк”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Ул, изге урыннарны торгызуда ярдәм иткән өчен, барысына рәхмәт белдерде, соңыннан Хәйриячеләр китапларын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Хәйриячеләр арасында республиканың район башлыклары, социаль өлкә предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, музей директорлары, иҗтимагый оешма һәм фонд җитәкчеләре, гаиләләр, шулай ук балалар бар.
 
Чара ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән тәмамланды.
 
 “Татар-информ” МА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International