Кнәзлеләр авыл җыелышында актив катнаштылар.

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Кнәз авыл җирлегендә  халык җылышы  үтте. Җыенда авыл башлыгының отчеты тыңланды,2014 елга бурычлар билгеләнелде,сорауларга җаваплар бирелде. Авыл җыенында район башлыгы В. Г.Хаҗиев В. Г. һәм районның төрле оешма башлыклары катнашты. Васил Гариф улы үзенең чыгышында  халыкны  поселокта чисталык булдыруга өндәде,сорауларга җавап бирде. Район башлыгы Вәсил Гариф улы, җыенны йомгаклап, ил, республика, районыбызның көннән-көн  үзгәрешләр кичерә баруын, кешеләрнең һәр яңалыктан хәбәрдар булып, актив, тырыш хезмәт куеп, зур максатларга ирешергә омтылып яшәү кирәклеген ассызыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International