Ольга Викторовна бик эчтәлекле итеп эшчәнлеккә йомгак ясады,мактау сүзләре белән күп кешнең исемен атады

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Комсомол поселогында җыелыш 1 минутлык тынлык игълан итү белән башланып китте,ул поселокта яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан,11 гыйнвар көнне вафат булган ,Иволкин Валнтин Михайлович  истәлегенә багышланды. Аннан соң авыл җирлеге башлыгы Сурова Ольга Викторовна сүзне район хәрби комиссариаты башлыгы Юнысов Р. Ш. бирде,ә ул исә ,уллары  хәзергесе көндә Йошкар-Ола  шәһәрендә хезмәт итүче солдат Аслямов Русланның  әти-әнисенә рәхмәт хаты тапшырды.  Шулай ук җыеш башында -  шушы поселокта үз хезмәтләрен башкарган иптәшләргә һәм төрле чаралар үткәргәндә матди ярдәм күрсәткән эшмәкәрләргә,райондашларга район башлыгы тарафынннан әзерләнгән рәхмәт хатлары тапшырылды.   

 Җыелышта авыл җирлеге башлыгының  2013 ел дәвамында эшләгән эшләр турында отчет  тыңланды,2014 елга бурычлар куелды. Үзенең чыгышында    Ольга Викторовна бик эчтәлекле итеп  эшчәнлеккә йомгак ясады,мактау сүзләре белән күп кешнең исемен атады һәм шулай ук түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итте:поселок үсә,халык төрле чаралар үткәрә,ял итү мөмкинчелеген тагын да оешканрак төстә үткәрү өчен клуб төзү турында;мәктәп түбәсен төзекләндерү.

Район башлыгы Хаҗиев Васил Гариф улы  бу проблемаларны тагында тирәнерәк итеп өйрәнергә, мөмкин кадәр ярдәм итәрлекләре турында белдерде,шулай ук сорауларга җавап бирде һәм  авыл җирлегенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде.              


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International