24гыйнвар көнне Новотроицкое авыл мәдәният йортында авыл җирлеге гражданнарының гомуми җыелышы булды. Җыелышта район башлыгы В.Г. Хаҗиев, аның урынбасары Л.Х. Әхметова, җитәкчеләр катнашты. 2013 елда җирле үзидарә органнарының эшчәнлегенә хисап һәм 2014 елга үсеш планнары турындагы көн тәртибе буенча авыл җирлеге башлыгы Р.Р .Волкова чыгыш ясады. 2013 елгы халык җыелышында әйтелгән сораулар, тәкъдимнәрнең үтәлеше буенча шулай ук җирлек башлыгы мәгълүмат бирде. Җыелышта район башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады,алда торган бурычлар белән таныштырды,сорауларга җаваплар бирде,төгәлрәк җавап таләп ителгән сораулар өйрәнүгә ,контрольгә алды.