Залда ,алма төшәрдәй дә урын юк иде.

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

  Кнәз авыл мәдәният йортында  фольклор  төркемнәренең  чыгышы булды.   Мәдәният йортының  залы халык  белән тулы иде..Төркем үзенең программасын"Кичке утырма" дип атады. 

 Фестивальдә : Керәшен  фольклор  ансамбле «Айбагыр» (җитәкчесе  Габдуллина  Софья ),  яңа гына оешкан балалар фольклор   төркеме   «Задоринки» (җитәкчесе  Тузеева  Тамара) үзләренең чыгышларын күрсәттеләр.

Шулай ук,бу фестивальдә :

*Аитовлар (Разина  һәм  Аха)  халыкка   төрле гармун тавышлары яңгыраттылар, матур итеп җырладылар;

*Регина  Хайруллина,  Зөлфия Хабибуллина,  Владимир  Веретенников ,Сергей  Захматов   үзләренең җырларын башкардылар 

*3  класс укучысы Баев    Тимур   курайда уйнады(җитәкчесе   Азамат  Тельманович).

  Мәдәният йортының  сәнгать  җитәкчесе   Габдуллина  Розалия  алып барган фестиваль барлык  тамашачыга  да ,жюри членнарына  да ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International