Калмаш авыл җирлегендә җыелыш үтте.

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
7гыйнвар көнне  Калмаш   мәдәният йортында   авыл җирлеге гражданнарының гомуми җыелышы булды. Җыелышта район башлыгы В.Г. Хаҗиев, аның урынбасары Л.Х. Әхметова, җитәкчеләр катнашты. 2013 елда җирле үзидарә органнарының эшчәнлегенә хисап һәм 2014 елга үсеш планнары турындагы көн тәртибе буенча авыл җирлеге башлыгы   Габдуллина Равия Касыйм кызы чыгыш ясады. 2013 елгы халык җыелышында әйтелгән сораулар, тәкъдимнәрнең үтәлеше буенча шулай ук җирлек башлыгы мәгълүмат бирде. Авылның уңган кешеләрен Равия касыймовна үзенең чыгышында бик тулаем әйтеп узды,исемнәрен атап рәхмәт белдерде. Район башлыгы авыл җирлеге эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм шулай ук ,   быел балалар бакчасы бинасына  тәрәзәләр куеп бетерүне, 2015 елда мәктәп бинасына капитальремонт, Игенчедә  авылында ФАП төзекләндерү   булачак, дип әйтеп узды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International