Бәтке авыл җирлегендә җыелыш

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бәтке  авылы,Кама һәм Нефтебаза поселогы   халкы җыелган залда авыл җирлеге башлыгы Ионычев Максим Александрович   очрашуда катнашучы район вәкилләре белән таныштырды,авыл тормышында керткән ярдәмнәре өчен балаларны,эшмәкәрләрне,авыл халкын матур эчтәлектәге рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.  Шулай ук район хәрби комиссариат башлыгы Рәис Шагитович уллары  солдат хезмәтен үтәүче ата-аналарга рәхмәт тапшыру да , бу җыелышка матурлык өстәде.  Авыл башлыгы 2013 елда планлаштырган эшләрнең үтәлешенә йомгак ясады. Бюджет үтәлеше, җирлектә булган үзгәрешләр-яңалыклар, халыкның тормыш дәрәҗәсе хакында сүз барды. Җыелышта район башлыгы Васил Хаҗиев  чыгыш ясады,Бәтке авыл җирленендә күп эшләр башкарылуын һәм алда торган бурычларга тукталды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International