ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Сәламәтлекләре буенча мөмкинчелекләре чикләнгән балалар арасында узган"Балачак илендә" дигән рәсем конкурына нәтиҗә ясалды. Бу конкурста 97 бала катнашты, алар арасында  районнан да балалар бар иде.

    Быел  Куады авылында Сабантуйга бүләкләр җыю быел аеруча күңелле үтте. Милли кием кигән, гармун тарткан, җыр сузган үсмерләр, егетләр һәм кызлар  авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыйды. Йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алды. Егетләр, рәхмәт йөзеннән, аларга багышлап җырлар башкарды. Шунысы да кызык, сабантуйга кунакка кайтучылар  да инде бүләкләрен  әзерләп калдырганнар.

 

Теләнче-Тамак авылы "Ак чәчәк" балалар бакчасында “Балалар Сабан туе” оештырылды. Төрле уеннар, бәйге-ярышларга нигезләнгән бу чарада нәнилә бик теләп   катнашты. Балалар күмәкләшеп тә, аерым-аерым да көч сынашты бу көнне

2014-2015 уку елында район мәктәпләренең  120 алдынгы укучысы төрле олимпиада, конкурсларда җиңү яулады-аларны 29 май көнне   утырышлар залына  җыйдылар  . Биредә муниципаль район хакимияте башлыгы Васил Гариф  улы Хаҗиев, муниципаль район Башкарма комитет Җитәкчесе   Расим Вәсим улы Асылгәрәев, район мәгариф идәрәсе башлыгы Рамиль Роберт улы Исаев, алдынгы укучылар, аларның ата-аналары, методик  үзәк  вәкилләре катнашты.
 

1 июнь көнне  Мусабай-Завод мәдәният йорты каршында “Балалар безнең киләчәгебез” исеме астында кичә узды  . Бәйрәмгә авылыбызның өлкән кешеләре, авыл халкы килгән иде. Учакта, зур казанда пешкән ботка, чәй белән авыл халкы да, балалар да сыйландылар. Бәйрәм ахырында авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әхмәт кызы балаларга шоколад өләште. Бәйрәм күңелле узды.

Шилнебаш   авылы китапханәсендә Китапханәләр көне уңаена  багышланган "Күп белүчеләр конкурсы"   дигән темага  библиографик викторина үткәрелде.

 

 

1 нче июнь көнне  Шилнебаш авылы "Нива" мәдәният йортында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан балалар өчен үзенчәлекле чара үткәрелде. Бәйрәмгә  клоуннар Карамельк белән  Смехопотам  килгән иде. 

1 нче июнь көнне, Ташкичү авылында  Балалар безнең киләчәгебез!”   бәйрәм үтте.  Әниләр белән бергәләп “Төсле акбур” конкурсында катнаштылар.  Бәйрәм дәвамында тәмле Карга боткасы пешерелде. 

Иштирәк  мәдәният йорты каршында Балаларны яклау көне уңаеннан авылның барлык баласы һәм кунаклар  җыелд. Шул ук көнне мәктәп яны мәйданчыгы да үзенең эшен башлап җибәрде.Бала -чага күңел ачты, уйнады, көлде,  төрле конкурсларда катнашты. Ә соңыннан спонсорлар   әзерләгән бүләкләр таратылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International