ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Районда «Чаңгы юлы – 2015» ярышларында 3143 кеше катнашты .Ул барлык авылҗирлекләрендә дә уздырылды. Дистанция 1000,2015 метр иде
Агымдагы елның бер аенда гына да республикада җәяүлеләрне бәрдерүнең 117 очрагы теркәлгән, аларның 47се җәяүле кичүләрендә булган. Һәлакәтләрдә 6 кеше үлгән, 120 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
 

Районның мәшгүллек үзәгенә 2014 елда 470 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 311 сы-эшсезлек үзәгенә билгеләмә алган

7 февраль көнне Тукай үзәк больницасында  укучылар өчен профессия сайлауда ярдәмлек йөзеннән, ачык ишекләр көне үткәрелде.Очрашуның максаты табиб һөнәрен сайларга ярдәм итү.  
Караучысын югалту буенча пенсия үлгән гражданин эшләми торган гаилә әгъзаларын туендыручы булып исәпләнгән очракта билгеләнә. Шуңа күрә, беренче чиратта, пенсия дәгъва итүченең үлгән кешенең тәрбиясендә (иждивениесендә) булу факты турында документлар кирәк. 

1996 елдан Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннан 9 декабрь рәсми рәвештә Халыкара гражданнар авиациясе көне буларак билгеләп үтелә башлый.

Стоматоло́гия (бор. грек στόμα — авыз + λογος — сүз) — тешләрне, аларның төзелешен, авыруларын, авыруларның профилактикасы һәм дәвалауны өйрәнүче медицина бүлеге, шулай ук авыз куышлыгы, казналык, орынып торган бит һәм муен өлкәләренең авыруларын өйрәнә. Стоматолог-табипны шулай ук дантист (фр. dentiste) дип атыйлар. 9 февраль инде күптәннән Халыкара стоматология көне буларак билгеләп үтелә.

 ТР Дәүләт хезмәтләре һәм “ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасы аркылы коммуналь түләүләр һәм башкаларны башкарган вакытта минималь күләмдә 10 сум комиссия алына иде – хәзер ул бетерелде. Бер төркем кулланучылар инде 1 февральдән барлык хезмәтләр өчен түләүләрне, гомумән, комиссиясез башкара ала.


Иминият очрагы – булган вакыйга (авырып китү, имгәнү, иминләштерелгән зат сәламәтлегенең башкача торышы, профилактик чаралар), ул килеп туганда иминләштерелгән затка мәҗбүри медицина иминияте буенча иминият тәэминаты күрсәтелә.Иминләштерелгән затлар, иминият очрагы килеп туганда, медицина оешмалары тарафыннан түләүсез медицина ярдәме алырга хокуклы:

5-8 февальдә Минзәләдә 1999-2000 елгы  кызлар һәм  малайлар  катнашында   Татарстан Республикасы   укучылары арасында   волейбол буенча  X Спартакиада ярышлары узды.  Бу турнирда  Тукай районы командасы 2  призлы урынны алды( тренер Рамил Закиров).Кызлар арасында иң яхшы уенчы дип Теләнче-Тамак кызы Розалина Закирова табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International