ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

 Муниципаль бюджет учреждениесе "«Гиндукуш» Иҗтимагый-патриотик музее" үзенә Түбән-Суыксу, Теләнче-Тамак, Биклян мәктәбе укучылары.укытучыларын  кабул итте.  Бу музейга шундый әһәмият бирүче,туган як серләрен өйрәнүче укучыларга музей җитәкчесе зур рәхмәт белдерә 

 28 декабрь көнне Борды мәктәбендә Яңа ел кичәсе узды.Өлкән класс укучылары бу бәйрәмне әкият геройлаы белән  бергәләп алып барды.Кыш бабай бүләкләрне  барлык укучыга да  әзерләгән иде.

19 декабрь көнне Бәтке мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды. " Балаларның иминлеген һәм сәләмәтлеген саклау  "  темасына чыгышлар тыңланды. Җыелышта прокурор ярдәмчесе  Яхин Р.Х,авыл җирлеге  башлыгы Ионычев М.А. катнаштылар  

29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
 Бәтке  авылында "Балаларга елмаю" акциясе узды. 6 һәм 11 класс укучылары  катнашында  оештырылган Яңа ел чыршысы бәйрәмендә акциядән җыелган бүләкләне тапшыру булды.Бүләкләр  инвалид балаларга бирелде.    
Калмаш мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Ата-аналар  чирек нәтиҗәләре ,кышкы каникул планнары белән   таныштылар  
 Княз мәктәбендә беренче яртыеллыкта уку, җәмәгать эшләрендә, мәктәп, район, республика бәйгеләрендә актив катнашкан укучыларга мактау кәгазьләре  тапшырылды.
 Түбән Суык-Су  мәктәбендә укучыларга кышкы каникул алдыннан гомуми линейкада янгын,техника куркынычсызлыгы, юл-йөрү, үз-үзеңне тоту, тимераякта, чана,чаңгыда шуу кагыйдәләре аңлатылды. 
25 декабрь  көнне Теләнче-Тамак  терләкләндерү ( коррекционная) мәктәбенә  балаларны Яңа ел белән котларга  полиция Кыш бабае  һәм  Кар кызы килде
  Комсомол поселогы һәм Новотроицкое авылы  каршында эшләп килүче район спорт мәктәбе  укучылары арасында  "Күңелле стартлар" уены  узды. 

13-16 декабрьдә Теләчедә билбаулы көрәш буенча Дөнья беренчелеге үткәрелде.   Круглое Поле кызы Камилла Елисеева Дөнья чемпионатында катнашып, I урынга лаек булды.    Камиллага һәм аның тренерына район башлыгы Васил Хаҗиевның Рәхмәт хатлары да тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International