Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының IX съезды кысаларында Президент Рөстәм Миңнеханов һәр елны муниципаль берәмлекләр арасында үтә торган күргәзмә-конкурста җиңүчеләрне бүләкләде. Алар арасында безнең районның да Бәтке, Калмия һәм Теләнче Тамак авыл җирлекләре бар. Әлеге җирлекләрнең башлыклары Президент кулыннан «Шевроле Нива» машиналары ачкычлары алды.