Юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре участок вәкаләтлеләре белән берлектә узган атнада үткән рейдта юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 77 административ беркетмә төзелде. Тәртип бозучыларның күпчелеге, ягъни 26сы – тизлекне раттыручылар, 11е – куркынычсызлык каешын такмаучылар. Машинасының дәүләт номерлары укылмаган 17 йөртүчегә, нормадан артык каралтылган тәрәзәләр белән йөргән 7 кешегә штраф салынды, шулай ук 5 җәяүле административ җаваплылыкка тартылды.
ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм суд приставлары юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен түләнмәгән штрафлары булган 12 бурычлының өенә чыктылар һәм кисәтү калдырдылар.