2014 ел мәдәният елы уңаеннан 12 ноябрь көнне Түбән Суык-Су мәктәбенең 1 сыйфында укучы 20 балага мәдәният көндәлеге тапшырылды. Китапханәче Оркыя Камаловна балаларга китапның төзелешен һәм аны тутыру тәртибен аңлатты. Балаларны соңгы вакытта кайткан китаплар белән таныштырганнан соң, “Мин китап яратам” дигән темага әкиятләр буенча викторина үткәрелде. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай экиятләре буенча эшләнгән мульфильмнар күсәтелде.
12 ноябрь көнне Күзкәй авылы китапханәсендә 1класс укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашында “Китаплар иленә сәяхәт”- ачык ишекләр көне үтте. Китапханә белән танышу, төрле әкият геройлары белән очрашу, шигырь сөйләү ярышы, табышмаклар әйтешү, яраткан әкият геройларына рәсем конкурсы- барысына да балалар бик теләп катнашты.
12 ноябрь көнне Тләнче Тамак авыл китапханәсендә мәдәният дәресе үткәрелде. Конкурсның шартлары турында сөйләнде, мәдәни көндәлекләр өләшенде.
12 нче ноябрь көнне Боерган авылы китапханәсендә балалар өчен мәдәният дәресе уздырылды. Бәйрәмгә без “Кызыл калфак” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне, башлангыч сыйныф укучыларын, әти-әниләрне, мәдәният хезмәткәрләрен чакырдык. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Илүзә Фоат кызы , Боерган мәктәбенең директор урынбасары Б. Хаматовалар да катнашып чыгыш ясадылар, изге теләкләрен юлладылар.
12 ноябрьдә Иске Абдул китапрханәсендә “Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге”н тапшыру булды. Укучылар китапханә белән таныштылар. Беренче класс укучылары китапханәгә язылып, беренче тапкыр китап алдылар. Соңыннан музейда экскурсиядә булдылар.