Кувады авылы китапханәчесе Сафина Лилия "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" буенча "Китап тарихы" дип исемләнгән дәрес уздырды. Берничә көн алдан әнилэр белән җыелыш уздырып конкурсның таләпләре аңлатылды.
Иске Дөреш авыл китапханәсендә 1 нче сыйныф укучылары Андаржанов Наилгә һәм Тузов Кириллга “Мәдәният көндәлеге” тапшырылды. Әлеге чарага балаларның әниләре дә чакырылды. Китапханәче аларны яңа китаплар белән таныштырды. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.
Мусабай Завод авыл китапханәсендә «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеген” тапшыру уңаеннан бәйрәм үтте. Беренче сыйныф укучылары сигезедә дә катнашты һәм аларга мәдәни көндәле тапшырылды. Бәйрәмдә ата-аналар да катнашты.
Мәләкәс авылы китапханәчесе укучыларга мәдәни көндәлек тапшырылды. Ул "Татарстан-туган илемдигән девиз астында узды. Туган Ил, аның тарихы,символикалары турында китапханәче мавыктыргыч итеп сөйләде,китап күргәзмәсе,презентациядә уздырылды.
12 ноябрь көнне Яңа Бүләк авылы китапханәсендә 1 класс укучылары белән очрашу булды. Очрашуны «Без мәдәниятле халык» дип исемләдек. Китапханәче укучыларны фото һәм рәсемнәр ярдәмендә мәдәният учаклары, мәдәният өлкәсендә хезмәт итүче танылган шәхесләребез белән таныштырды. Үзебезнең төбәктән чыккан артистларыбыз һәм язучыларны (Илһам Шакиров, Мәҗит Зәйнуллин, Зәйтүнә Гайнуллина, Гөлшат Зәйнашевалар), аларның иҗатларын да искә төшердек.
Соңыннан укучыларга «Мәдәният көндәлекләре» тапшырылды һәм эшләү тәртибе аңлатылды.
12 ноябрь көнне Яңа посёлогы китапханәсендә «И Казан, җырлы Казан, моңлы Казан» исеме астында балалар өчен тематик иртә булды. Китапханә мөдире Ландыш Шарапова Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштырды. Башкалабызга багышланган презентация аеруча эчтәлекле иде. Әкият геройлары Аҗдаһа (худ.рук.Абдуллина Нүрия) «Казан шәһәре гербындагы аҗдаһаның туганы» һәм Кырлай урманыннан килгән Шурәле (мәдәният йорты директоры Ахсанова Сәрия) балаларга мәдәни көндәлек һәм Казан кондитер фабрикасыннан татлы кучтәнәч алып килгәннәр.
Очрашуда балалар канәгатъ булып бик күп мәгълүмәт алып киттеләр дип хәбәр итә укытучылары Альмухамедова С.Ф.
12 ноябрь көнне Сәет авыл китапханәчесе Саләхетдинова Альфинур беренче класс укучысы Сабирҗанова Миленаны “Мәдәният көндәлеге”н тапшыру максаты белән китапханәгә чакырды. Ул укучыга әлеге көндәлекне турыру тәртибен аңлатты, китапханә фонды белән таныштырды.