ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2014 ел
җомга
«Якты юл» газетасы редакциясендә 14 ноябрь көнне иртәнге сәгать 8 дән 12гә кадәр бушлай юридик ярдәм үткәрелә. Сезнең сорауларга адвокат Әлфия Гәрәева җавап бирә. Сорауларны 70-17-58 телефон номерына шалтыратып бирә аласыз, кабул итүгә редакциягә килергә кирәк. 
1 ноябрь көнне Мәләкәс авылы мәдәният йортында «Гөрләшеп яшик әле!» дип исемләнгән, бердәмлек көненә багышланган концерт узды. Авыл халкы ел саен әлеге бәйрәмне яратып көтеп ала. Дүрт ел рәттән бары авыл яшьләре катнашындагы әлеге чара күпләргә ошый, бәйрәм рухын бүләк итә.
Данлыклы көрәшчебез, Россиянең һәм Татарстан Республикасының милли көрәш буенча Атказанган спорт остасы Раббани Шәрипов призына аның торган җире Иске Абдулда ел саен малайлар һәм үсмер егетләр арасында татар көрәше ярышлары үткәрелә. Аның колачы елдан-ел киңәя. Элек көрәшче һәвәскәрләр Минзәлә, Сарман, Тукай районнарыннан гына булсалар, хәзер исә Актаныш, Әгерҗе, Чаллы көрәшчеләре дә өстәлде. Җәмгысе күренекле бәйгедә 130дан артык 8 яшьтән алып 16 яшьтәге көрәшчеләр катнашты.
Алты көн дәвамында республикада урып-җыю эшләреннән бушаган техниканы вакытында кышкы саклауга куюның торышын тикшерү буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе эшләде. Әлеге уңайдан районның авыл хуҗалыгы идарәсенең техника күзәтчелеге бүлеге белгечләре, министрлык вәкилләре белән берлектә, районда конкурс үткәрде.  
5 ноябрь көнне Татарстан  авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы  конституөиясе   көне уңаеннан Княз мәктәбенең  Алсу Камалиева җитәкләгән 1 Б класс укучылары һәм ата-аналары белән  тарих дәресе үтте,  .  

      5ноябрь көнне Яңа Бүләк авылы “Сәйлән” балалар бакчасында авыл китапханәчесе һәм тәрбиячеләр белән берлектә “Көз кунагы Сөмбелә” дип исемләнгән тематик кичә узды.    Соңыннан Сөмбелә  һәр балага бүләкләр тапшырды.

1 ноябрь көнне Комсомол посолегында Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Тимашев Сергей Васильевич истәлегенә мемориал такта ачылды.Бу тантаналы чарада Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Асылгараев Р.В.,авыл җирлеге башлыгы Сурова О.В., "Гиндукуш"музее җитәкчесе Гарипова Р.Р., авылдашлары, дуслары, хәрби хәрәкәт ветераннары, мәктәп укучылары катнашты. 
4 ноябрь көнне Останково авыл китапханәсендә  Халыкара Бердәмлек көне уңаеннан «Мин яратам сине Рәсәй"» дигән тарих дәресе үтте.Беспалова Ольга чараны бик эчтәлекле итеп уздырды.

5 ноябрьдә Күзкәй авыл китапханәсендә РТ Конституциясенә багышланган «Татарстан - жанлы дастан» китап күргәзмәсе оештырылды, һәм «Татарстан-гасырлардан гасырларга» исемендәге әнгәмә үткәрелде.

 

30 октябрьдә Күзкәй авыл китапханәсендә репрессиягә багышланган « Исемнәре йөрәк турендә» исемендә әнгәмә үткәрелде. Әнгәмәдә респрессиягә эләккән авылдашларны искә алып, күргәзмәдәге китаплар белән таныштырылды. Туганнарын искә алырга балалары, оныклары килде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International