ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2014 ел
җомга

Кичә Күзкәй авылында Татарстан Республикасының Яр Чаллы янгынга каршы көрәш хезмәте отрядының аерым посты ачылды.   Күзкәй авылындагы янгын сүндерү посты Тукай районының – 12, күрше Минзәлә районының дүрт авылына хезмәт күрсәтәчәк. 

 

 

Әҗмәкәй авылында  өлкәннәр белән  очрашу,хәтирәләр яңарту, бай эчтәлекле    матур кичә үтте. Хөрмәткә лаек  авыл халкын җирлек башлыгы Марат Фазылҗанов һәм «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамовның җылы итеп котладылар,авыл имамы Әндерҗан абый дога укыды 

 

 

  Авылыбызның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче әби-бабайларны "Ак чәчәк" балалар бакчасы коллективы онытмый. Бәйрәм саен аларны барып котлап кайталар. 
 
– Өлкәннәр көненә күчтәнәчкә курчак театрын алып бардык. Әби-бабайлар бик рәхәтләнеп театрны карап утырдылар, балаларга гөрләтеп кул чаптылар. Алар үзләренә бәйрәм бүләк иткән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, тагын килүебезне сорадылар, – дип хәбәр итте бакчаның музыка җитәкчесе Эльза Батталова.
 

 

Хәйрия акциясе   дәвам итә. Район җирлегендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның язмышына битараф булмаганнар шактый булып чыкты. Узган атнада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару отряды филиалы хезмәткәрләре дә Кызыл Байрак авылына барып җиде яшьлек Әхмәтҗанов Нурисламга ЖК-телевизор бүләк итеп кайттылар.

16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
16 октябь көнне Мәләкәс мәктәбендә химия һәм биология фәнен укытучылары өчен  семинар узды 

 ХVI “Алтын көз” Россия агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты проекты Татарстан Республикасын югары дәрәҗәдә мәгълүмати тәэмин иткән өчен алтын медальгә һәм I дәрәҗә дипломга лаек булды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, быел көнбагыш май алу өчен 81 мең га мәйданда үстерелгән, бүгенге көнгә шуның 38 проценты җыелган 

17-18 октябрь көннәрендә Кукмарада "Славим человека труда»дигән тема астында  яшь комбайнерлар арасында бәйге узачак.
Мәктәп укучылары 3 нче декабрьдә язачак йомгаклау иншалары темалары имтиханга 15 минут кала билгеле булачак. 
2015 елда мәктәп тәмамлаучылар һәм абитуриентлар БДИны өч этапта тапшырачак. Расписание проекты әзерләнгән һәм килештерү уза, дип хәбәр итә "Интерфакс".
2015 елда беренче имтиханны февраль аенда бирәләр: вузларга укырга керергә теләүчеләр һәм 10 сыйныфта география буенча программаны тәмамлаган 11 сыйныф укучылары өчен география һәм рус теле буенча БДИ беренче тапкыр кышка билгеләнгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International