Мерәс авылында яшәүче шушы көннәрдә үзенең 90 яшен тутырган гомерен укучыларга белем бирүгә багышлаган Мәрдәнова Маһира апаны юбилее белән тәбрик иттек.
Теләнче Тамак авылының тернәкләндерү мәктәбе шушы көннәрдә үзенең 50 еллыгын билгеләп үтте.Бу чарада район башлыгы Васил Хаҗиев ,район хакимияте җитәкчелеге, күп кенә мәртәбәле кунаклар, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар да килгән иде.
11 октябрь көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт залында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында III – район Спартакиадасы узды. Ярышларда 51 кеше,шул исәптән ПК «Гигант», КФХ «Вильданов», Группа компаний «Челны – Бройлер», ООО «Камский Бекон», СХП «Сайдашево», ПК «Биклянь», с.Тлянче Тамак командалары катнашты.Ярышлар түбәндәге төрләр буенча узды :милли көрәш, өстәл теннисы,гер күтәрү,ату,,армспорт һәм канат тарту