Төбәкара "Патриотлар берләшмәсе"җәмгыяти оешма "Россиягә хезмәт итәм!"акциясе уздыра "Акциянең төп максаты: яшьләргә патриотик тәрбия бирү.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бөртекле һәм кузаклы культуралар 129,6 мең га мәйданда суктырылган, бу гомуми фараздан 8 % тәшкил итә. Татарстанда 306,3 мең тонна ашлык җыеп алынган.
Татарстан Республикасында бөртеклеләрне җыюга керештеләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырда. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барысыннан да ресурсларны 2014 елның уңышын җыюга юнәлдерүләрен сорады. Без бөртеклеләрнең һәр килограммын җыеп алырга тиеш, диде ул.