ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның  22 нче апрелендә Иске Абдул мәктәбендә биология  укытучыларының район  семинар-киңәшмәсе  үткәрелде.Чыгышлар тыңланды,«Биосфера. Экология»дигән  ачык  дәрес күрсәтелде,экспертлар семинарында укып кайткан укутычыларның чыгышларын тыңланды.
22 апрель көнне  Тукай район җирлегендә өч урында янгын чыгу теркәлде.   Барлык очраклар буенча бүген тикшерү эшләре бара, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылачак.
22 апрельгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,  район буенча барлыгы 7581 гектарда дым каплатылган, 3500 гектардагы күпьеллык үләннәр тырмаланган, 7100 гектардагы уҗым һәм күпьеллык үләннәр тукландырылган. «Кама» агрофирмасы, «Чаллы яшелчәсе», «Биклән», Сәйдәшев исемендәге һәм башка хуҗалыкларда әлеге эш актив алып барыла. «Чаллы яшелчәсе» җәмгыяте дүшәмбе көнне сабан культураларын чәчүгә керешкән.

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе

19 апрель  көнне Сара Садыйкова исемендәге зур концерт залында «Татар кызы –таң йолдызы -2014” төбәк ара конкурсының  финалы үтте. Сәхнәдә 10 кыз үзләренең осталыкларын күрсәтте. Чара бик җанлы, матур театрлаштырылган формада бер сулышта  үтте.  Менә дулкынландыргыч мизгелләр җитте. Җиңүчеләр билгеле. Иске Абдул авылы кызы Чулпан Сафина беренче урынга лаек булды. Без аны җиңүе белән котлыйбыз.

19 апрель  көнне Сара Садыйкова исемендәге зур концерт залында «Татар кызы –таң йолдызы -2014” төбәк ара конкурсының  финалы үтте. Сәхнәдә 10 кыз үзләренең осталыкларын күрсәтте. Чара бик җанлы, матур театрлаштырылган формада бер сулышта  үтте.  Менә дулкынландыргыч мизгелләр җитте. Җиңүчеләр билгеле. Иске Абдул авылы кызы Чулпан Сафина беренче урынга лаек булды. Без аны җиңүе белән котлыйбыз.

22 апрель көнне  Княз мәктәбендә Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге психологы Фоминой Е.В. балигъ булмаганнар белән профилактика һәм тернәкләндерү чаралары  оештырды. Укучылар борчылу хәләтен  күзәтү йөзеннән    диагностика уздылар ,«Тәмәке турында дөреслек"» дигән  видеофильм карадылар ,  алкоголь эчемлекләрнең  кеше сәламәтлегенә зарары турында әңгәмә тыңладылар

 

"Язгы изгелек атнасы” Бөтенроссия ирекле акциясе кысаларындаТукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгенең мәрхәмәтле хезмәткәрләре төрледән–төрле чаралар оештыралар.

  

15 апрельдә Татарстан Республикасында коммерцияле булмаган оешмалар арасында «РИТЭК» социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы игълан ителде. Бу турыда сишәмбе көнне ТРның Министрлар Кабинетында үткән видеобрифингта Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова сөйләде. 
 Быел конкурста  төп игътибарны конкурсның «мәдәният һәм спорт» биреләчәк.Конкурска гаризалар 11 августка кадәр кабул ителә. 

  Тантанада  Равилнең армиядәге командиры, хәзерге кɵндә язучы, шагыйрь Расих Җәләлов катнашты,ул Мемориаль тактаны урнаштырды,  геройның истәлегенә чәчәкләр салды.  Укучылр һәм авылдашлар өчен   Әфганстан турында язган шигырьләрен, бәетләрен укыды. «Серле юлга сәфәр…» китабын Равилнең апасы Мɵршидәгә һәм Калмия мәктәбенә бүләк итте.  Аныӊ патриотик тәрбияви сүзләре укучылар күӊеленә тирән уелып керде.Соңыннан кунаклар авыл китапханәсенә килделәр. Түгәрәк чәй ɵстәле янында сɵйләштеләр. Равил Хаҗиевка карата китапханәче Альмира Гыйлфанова оештырган күргәзмә белән таныштылар.


 

Бүгенге көндә Россия Оборона министрлыгы Хәрби Көчләрне туплау системасын камилләштерү белән мәшгуль. Шушы елларда контракт нигезендә хезмәт итүчеләр саны ике тапкырга артырга тиеш. Мондый төр хезмәтнең өстенлекләре турында бүген журналистларга Татарстан Хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде.

Тукай районы буенча котракт буенча хезмәт итү өчен 2014елга  урыннар түбәндәгечә:

Апрель  – 2 кеше,

Май  – 2кеше 

Июнь   – 2кеше,

Июль  – 1кеше 

 Районның Гражданлык хәлләрен теркәү бүлегендә Яр Чаллы шәһәренең социаль –педагогик технологияләр һәм   ресурслар    институтының  “Тарих,архив” факультеты  студентлары тәҗрибә туплый. Алар Гражданлык хәлләрен теркәү бүлегенең    тарихын өйрәнәләр, теория,эзләнү, иҗади-гамали  эшчәнлекләре буенча тәҗрибә туплыйлар , белемнәрен арттылар .

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International