19 апрель көнне Калмия авылында Әфган җирендә ятып калган Кызыл йолдыз ордены кавалеры Хаҗиев Равил Хуҗиәхмәт улы туып-үскән йортка мемориал такта ачу тантанасы үтте. Анда Равилнең хезмәттәшләре, командиры, мәктәп коллективы, авыл халкы катнашты. Бу чара тәрбияви яктан бик әһәмиятле булды.
Кичә,21 апрель көнне район Советы халык депутатларының XXVIII утырышы узды.Утырыш эшчәнлегендә Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры, район кураторы Азат Хамаев, район Советы депутатлары ,хокук саклау органнары җитәкчеләре, бүлек башлыклары, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты Көн тәртибендә18 мәсьәлә каралды.
Шилнәбаш авылының «Тополек» балалар бакчасы музыкаль җитәкчесе Мария Маратаева һәм Кнәз мәктәбенең математика укытучысы Гөлнара Сәйфетдинова «Ел укытучысы – 2014» финал конкурсында катнаштылар. 18 апрель көнне финалистларны Казанда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР мәгариф һәм министры Энгель Фәттахов тәбрикләде. Мария Маратаева «Милли традицияләрне саклаган өчен» номинациясендә җиңүче булды. .jpg)
Тукай районыннан бу конференциядә Күзкәй мәктәбеннән 9 класс укучысы Валиева Ләйсан (укытучысы – Валиева Л.М.) һәм Комсомол мәктәбенең 8 класс укучысы Салахова Алсу (укытучысы – Кузнецова Ф.Ф.).
Валиева Лейсан «Рус теле" секциясе эшчәнлегендә 1урынны яулады. Әфәрин, Ләйсән!
17 апрель көнне Дәүләт Советының кече залында “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” Республика конкурсына нәтиҗә ясалды.Тукай районы Биклән авыл җирлеге башлыгы Сәхбиев Мансур Шакирҗан улы “Иң яхшы авыл җирлеге берәмлеге җитәкчесе” номинациясендә катнашып Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакировның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
18 апрель көнне Мәләкәс авылы китапханәсе шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашу кичәсе уткәрде. Рәзинә ханым тамашачыларны узенең иҗаты белән таныштырды. Мәктәп укучылары Рәзинә апаларының шигырләрен сөйләделәр, Мәләкәскә атап язган өр яңа җырын башкардылар. Кичәдә шулай ук авылыбызның каләм тибрәтүче апалары Ксения Иванова, Роза Семеновалар да үзләре язган шигырләрен укыдылар