ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

"Гиндукуш"  музеена  Ростова на Дону  шәһәренең ветераннар оешмасы вәкилләре килде,алар Әфган турында "Кайтырга хокуклы-2" дигән документаль фильм эшлиләр.Иске Абдул җирлегендә төзелгән һәйкәл һәм музей турындагы белешмә   фильмда урын алачак. 

   

2014 елда сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премияләренә X юбилей республика конкурсы үткәрелә.

Конкурста катнашуга гаризалар Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен бирү советының техник секретариаты тарафыннан 2014 елның 31 мартына кабәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһ., Вишневский ур., 26 йорт. 413 кабинет. Телефоннар: (843) 238-99-25, 236-44-73, e-mail: pcq2008@yandex.ru.

Конкурс буенча тулырак мәгълүмат www.pcq.ru сайтында урнаштырылган. 

  15 март 1992 елдан бирле Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бу дата Америкада Ф.Кеннединың президент антын биргән көне белән бәйле. Ул кулланучыларның дүрт төп хокукын – мәгълүмат алуга, товар иминлегенә, сайлап алу мөмкинлегенә һәм кулланучының үз дәгъвасын җиткерүгә хокукларын билгеләп үткәнгә быел 50 ел тула. Россия кулланучылары өчен дә быел юбилей елы: “Кулланучыларның хокукларын яклау турында”гы законны кабул ителгәнгә 20 ел була. Дөньяның кулланучылар берлеге, традиция буенча, ел саен шушы көн шигарен игълан итә. Быелгы кулланучы хокукларын яклау көне  «За права потребителей услуг мобильной связи!» дигән шигар астында үтә.

 

   


12
март, 2014 ел
чәршәмбе

«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча  күмәк чара үтте.Бу чара "Өйдә һәм урамда кагыйдәләрне саклауга" багышланган иде.

        

    

 


 

 Теләнче-Тамак авыл мәдәният йортында "Хәзинә"клубы әгъзалары 8 март халыкара хатын-кызлар бәйрәм кичәсе үткәрде. Бу кичәгдә  ветераннар,өлкәннәр  һәм яшь буын вәкилләре катнашты. Шулай ук, терләкләндерү мәктәбеннән килгән укучылар бәйрәмгә ямҗ өстәде. Кичә чәй өстәле артында җыр-шигырьләр, биюләр  белән үрелеп барды.
7 марта көнне  Теләче-Тамак  мәдәният йортында «Мини Мисс – 2014» конкурсы узды. Конкурста балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм укучылар катнашты. Иң нәни катнашучыга   4 яшь иде. 
Биклән мәдәният йортында «Әниләргә мәдхия» дигән әдәби-музыкаль кичә узды.           
  Түбән Суык-Су  авылы "Ак каен" балалар бакчасыннан яңалыклар
 
Мәләкәс авылы "Тамчыкай" балалар бакчасыннан яңалыклар: Масленица ,"Ел тәрбиячесе-2014","Йорт хайваннары"проекты
 1 марттан 2014-2015 уку елына  1 сыйныфка укучылар кабул итү   башланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International