ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2014 ел
сишәмбе

"Истоки" исемле фольклор коллективларларның 3нче район фестиваль конкурсында Сәмәкәй авылы мәдәният йорты директоры Исхакова А.А. тарафыннан оешкан "Халык җәүһәрләре" коллективы - 7нче класс укучылары - катнашып, 2нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр.

I Республика лингвистик форумда  “Bridging Languages and Cultures”  Биклән мәктәбе укучысы  Зигангирова Аделя һәм укытучысы Алсу Мубаракшина уңышлы гына чыгыш ясадылар.


 2014 нче елның 25 нче февралендә Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясендә «Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану» темасына XI республика педагогик укулары үткәрелде.Бу укулада Комсомол урта белем бирү мәктәбеннән татар  теле укытучылары Галимова Мәдинә Мәсхут кызы  һәм Галимов Фәнил Зэки уллары да  унышлы гына чыгыш ясадылар һәм сертификат белән бүләкләнделәр.
Балалар һәм яшьүсмерләр мәктәбе  Беренчелегенә үткән хоккей ярышларында Биклән мәктәбе укучылары беренчелекне алды.     Иң яхшы капкачы  - Марданов Ильназ, иң яхшы саклаучы -  Мубаракшин Булат, лучший нападающий - Сайфуллин Риназлар булды. Котлыйбыз, егетләр!

1 март көнне Сәмәкәй мәктәбенең барлык укучылары һәм укытучылары  Иске Абдул авылында урнашкан Гиндукуш музеена барып кайттылар . Музей тарихын, авыр сугыш елларын укучыларга Габдрахманов Әбүзәр абый сөйләп үтте. Очрашуда Ситдиков Марсель абый белән Насыров Ильдус абый да бар иде. 

28 февраль  көнне администрациянең утырышлар залында белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең киңәшмәсе узды.Киңәшмә эшчәнлегендә Мәгариф өлкәсендә   Департамент күзәтү һәм тикшерү органнары белгечләре  Златкина Е.А. и Хадыев А.И. катнашты һәм чыгыш ясады.

Тукай районы инвалидлар -картлар йортында Кыш озату бәйрәме булып узды. Монда яшәүчеләр бу бәйрәмне бик көтеп алалар, төрле бәйгеләрне үзләре оештыралар,күңел ачалар. Коймаклар белән сыйлану, Карачкы яндыру  күренеше аларга бигрәк тә куаныч бирә.

3
март, 2014 ел
дүшәмбе
Быел 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне шимбәгә туры килү сәбәпле, Россия халкы өч көн ял итәчәк. Хезмәт кодексы нигезендә, 10 март – өстәмә ял көне булып санала

Авылыбызның иң өлкән кешеләренең берсе Сабирова Рауза Сабир кызы 27 нче февраль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Рауза апаны ихтирам итеп,олылап юбилее белән  котларга, Тукай муниципаль районы  башлыгы урынбасары Люция Хак кызы Әхмәтова һәм Әҗмәкәй авыл үзҗирлеге рәисе Марат Гәбделхай улы Фазылҗанов җылы котлауларын һәм күчтәнәчләрен тапшырдылар.  

 

 

 

 

 

                                      

"Батырлык дәресләре" акциясе кысаларында районның эчке эшләр бүлеге   ветераннар Советы һәм яшьләр белән эшләү Советы Кече Шильнә һәм Новый поселогы мәктәпләрендә булдылар. Ветераннар Советы рәисе Морозов Сергей Владимирович укучылар алыдында  чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International