ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2014 ел
дүшәмбе
Районың эчке эшләр бүлеге   ветераннар  Советы  11-13 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә үткән спартакиада да уңышлы гына чыгыш ясадылар.
Районың эчке эшләр бүлеге   ветераннары  Алабуга шәһәренә экскурсиягә бардылар, милиция мәктәбенең музее буйлап сәяхәт кылдылар,яшьлеклән искә алдылар.
  Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге “Широкая Масленица” бәйрәме   бик тә кызыклы, җанлы итеп үкәрде .Бәйрәмдә төрле  гаиләләрдән булган 60 бала  катнашты,шау-гөр килеп  төрле бәйгеләрдә катнаштылар,тәмле коймаклар белән сыйландылар. Аларны тәмле коймаклар белән  Татарстан поселогыннан  Петрова Елена  һәм Беспалова Галина апалары    сыйлады .
Декларация тутырырга вакыт. Татарстан Республикасы  буенча Россия федераль салым хезмәтене 9 нче  районара инспекциясе     2013 елда өстәмә  керем алучыларны көтеп кала,3- НДФЛ формасы буенча  декларацияне  30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк.

Билгеле булганча, Масленица славян халыкларының борынгыдан ук яраткан язгы бәйрәмнәренең берсе.  Әлеге бәйрәм Комсомолец поселогын да   читләп үтмәде. Укучылар бәйрәмнең атрибутлары, аның тарихы һәм гореф-гадәтләре белән танышты.  Тәмләп коймаклар белән сыйландылар.

 28 февраль көнне Теләнче- Тамак урта белем бирү мәктәбендә  рус  теле һәм инглиз теле буенча игълан ителгән “Шундый һөнәр бар-Ватанны саклау” иншалар бәйгесенә      нәтиҗә ясалды . 1-урынны    9а класса укучысы  Шайдуллина И.(инглиз теле) һәм  7 класс укучысы Камалова Э.(рус теле)алдылар.   Җитәкчеләре    Ахметшина Ч.А

Бәтке мәктәбенең 10 класса  укучылары  класс җитәкчеләре Андрей Владимирович Лысенков белән даими рәвештә    Евтеева Светлана янында кунакта булалар,аларны Светлана бик түзәмсезлек белән көтеп тора,бергәләп  рәсем ясыйлар,китап укыйлар,уеннар бүләк итәләр.

Район картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортның 2013елдагы эшчэнлеге

24 февраль көнне спорт ветереннары белән очрашу кичәсе уздырылды. Кичә “Буыннар алмашы” дип исемләнгән иде. Чакырылган кунаклар арасында Тукай районы ветераннар советы рәисе Тәлгать Бәхтигәрәев, яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев, спорт ветераннары Рубис Зарипов, Венер Хафизов, Камил Шәрәфетдинов,

 1 март Бөтендөнья песиләр көне . Шул уңайдан  мәдәният хезмәткәрләре Княз мәктәбе укучылары белән  «Добрым  жить  на  свете  веселей!»  дигән чара уздырдыла.Бу чара җәнлекләргә хөрмәт, хайваннарны ярату максатыннан оештырылды.Укучылар үзләренең песиләре белән килделәр, арар арасында   күргәзмә оештырылды,песиләр турында викторина да бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International