27 февраль көнне администрациянең утырышлар залында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды: «Истоки» фольклор фестивале нәтиҗәсе буенча бүләкләүләр; Бөек Җиңүнең 70еллыгына хәзерлек буенча алда торган бурычлар;мәдәният бүлегенең ярты еллыкка эшләнәчәк эш планын барлау; төрлеләр.
26 февраль көнне Круглое Поле мәктәбе укучылары төркеме Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә булдылар.Алар өчен"Сәламәт йокы" дигән әңгәмә үткәрелде,сенсор бүлмәсендә психолог ярдәмендә психо-эмоциональ киеренкелекне булдырмау йөзеннән "Ташландык бакчага" дигән чара уздырдылар
Россиянең Салым хезмәте 14-15 мартта һәм 11-12 апрельдә салым түләүчеләр-физик затлар өчен Ачык ишекләр көннәре үткәрә.
Татарстан Республикасының барлык территориаль салым инспекцияләре бу көннәрне гражданнарны 9-20 сәгатьтә кабул итәчәкләр.