Спорт һәм сәламәтлек декадасы Шилшәбаш урта мәктәбендә көндез балалар шугалакта шудылар, хоккей уйнадылар
Укучыларның кышкы каникулларында авыллардагы мәктәп янындагы шугалаклар балалар тавышыннан тынып тормый. Шилнәбаш укучылары да көн саен хоккей кортына килеп тимераякта шуалар, хоккей уйныйлар.
«Полиция Кыш бабае» Теләнче Тамакта һәм Иске Дөрештә яшәүче, һәрберсендә бишәр бала тәрбияләнүче социаль яктан авыр хәлдәге гаиләләргә булдылар Балаларның һәрберсенә баллы күчтәнәчләр һәм уенчыклар бирделәр. Хокук саклаучыларның әлеге акциясе 2014 елның 7 январенә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Нияз Мозаффаров.
Һәр елны Яңа ел бәйрәмнәре чорында район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре «Полиция Кыш бабае» акциясендә катнашалар. Алар бу көннәрдә аз керемле, социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрдә яшәүче балаларга хәйрия ярдәме күрсәтәләр. Әлеге акция кысаларында хезмәткәрләр хәйрия акчалары җыеп, балаларга төрле бүләкләр, күчтәнәчләр алалар.
Узган 2013 елда районда барлыгы 249 яшь гаилә ана капиталы сертификатына ия булган. Бу максатка 103 млн 473 мең сум акча тотылган. Аның 103 млн 74 мең сумын яшь гаиләләр торак шартларын яхшыртуга, 388 мең сумын балаларына белем алган өчен түләүгә тоткан. Ана капиталы акчаларын районның яшь гаиләләре нигездә торак шартларын яхшыртуга тотканнар
Пенсия фондының район бүлеге
Районда 2014 елда Теләнче Тамак, Круглое Поле, Биклән, Иске Абдул мәктәпләрендә ремонт ясалачак, Боерганда - клуб, тагын өч авылда ветеринария пунктлары төзеләчәк.
2014 елның 1 гыйнвареннән балалар бакчасында йөручеләр өчен туләу арта. Әмма ата -аналарга социаль яклау каралган . Туләу өчен компенсацияләр бирелә : беренче балага –20%, 2нчегэ – 50%, 3 яки кубрәк балага – 70%.