ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2013 ел
җомга
22 ноябрь-Энциклопедияләр һәм сүзлекләр көне.  Владимир Иванович  Даль-ул рус  телендә сүзлекләр төзүче кеше.
18 ноябрь   көнне утырышлар залында  мәктәп директорлары, авыл җирлеге башлыклары өчен  «Аудит ТД-Гарант» фирмасы  «Особенности перехода на контрактную систему. Сравнительный анализ Федеральных законов 44-ФЗ и 94-ФЗ"дигән уку уздырды.

21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

 Мәләкәс авылында гомер итүче Никифоровлар-Николай Григорьевич һәм Анастасия Ивановна -60ел бергә гомер кичерү бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Ун мең парның тик берсенә
Бриллиант туй насыйптыр.

Революциягә кадәр  (1802 елдан)   Россиядә салымнар җыюны үз өстенә  финанс министрлыгы ала.
СССР тарихы тәмамланган чакта гына, “үзгәртеп кору” вакытында базар икътисадына күчкәндә,  СССР  Министрлар Советы карары белән (1990 елның 24 октябреннән) финанс министрлыгы  һәм аның төбәк бүлекчәләре составында  дәүләт салым инспекцияләре төзелә. Ике елдан соң, Россия Федерациясе президенты (Борис Ельцин) указы белән 1991 елның 21 ноябреннән махсус РФ Дәүләт салым хезмәте барлыкка килә. Нәкъ менә шушы дата “Салым органнары хезмәткәрләре”нең  һөнәри бәйрәмен булдыруга нигез итеп алына.

15-17 ноябрьдә Казанда армспорт – кул көрәше буенча Татарстан чемпионаты үткәрелде. Районыбыз спортчылары янәдән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

 Халыкара балаларның хокукларын яклау көне унаеннан 20 ноябрь  көнне Бәтке мәктәбендә Хокук көне үткәрелде. Укучылар белән  әңгәмә кордылар,укучылар  төрле сорауларга  җавап алдылар.
Агымдагы елның 1 ноябреннән социаль ипотека кертемнәрен “Электрон Татарстан“ инфоматлары аша түләргә була. Моңа кадәр түләүләрне Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша һәм мобиль юл белән башкарып була иде.

15 ноябрьдә “Пластик“ җәмгыяте эшчеләре Круглое Поленың “Зәңгәр вагон“ балалар бакчасында да соңгы агач тәрәзәләрне пластикка алыштырып бетерделәр.

X Бөтенроссия акциясенең республика этабында үтә торган""Спорт - альтернатива пагубным привычкам" "Спорт-начар гадәтләрдән котылу юлы"  дигән  акциягә Кече Шильнә мәктәбе укучылары да бик теләп кушылдылар.19 ноябрь көнне 7-8 класс укучылары арасында  баскетбол ярышлары үтте.
 Биклән  мәктәбенең информатики укытучысы  Якупов Р.Н.,  18 по 19 .11.2013ел, Яр Чаллының  Балалар иҗат йортнда үткән семинарда катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International