ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

IT-JUMP республика проекты кысаларында “Windows 8 гә өстәмә эшкәртмә һәм челтәрле телефоннар өчен Windows Phone 8 өстәмәсе” буенча профиль сменасы уза. Сменаны РТ Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы IT-парк үзәге белән берлектә оештыра.

 15 ноябрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Николай Якушкин “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)” Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре өчен уку дәресләре базасында түгәрәк өстәл уздырды.

Хезмәт пенсиягез ничек була?

15
ноябрь, 2013 ел
җомга

16 ноябрь халыкара толерантлык көне итеп билгеләнә. Нәрсә соң ул толерантлык? Беренче карашка ул аңлашылмый да кебек. Әмма аның мәгънәсе кешелек җәмгыяте үсеше һәм яшәеше өчен бик мөһим. Хәзерге культуралы кеше –ул белемле кеше генә түгел, үзен ихтирам итү  һәм тирә-юндәгеләрнең дә ихтирамын казанган кеше ул.

 

Бүгеннән башлап канун җәмәгать урыннарында тәмәке тарту һәм аны рекламалауны тыя.

Нинди санкцияләр кулланырга мөмкин соң? Эш урыннарында, белем бирү, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләре территориясендә, подъездларда, вокзал һәм аэропортларда тәмәке тарткан өчен хәзер 500 сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф салыначак. Балалар мәйданчыкларында тарту 2 меңнән алып 3 мең сумга кадәр штраф белән яный. Реклама, тәмәке тартуга өндәүче физик затларга 2-3 мең сум, җитәкчеләргә 5-15 мең сум, ә юридик затларга 80 меңнән алып 150 мең сумга кадәр штраф сугылачак.

 Круглое Поледа   бинаны ачу тантанасында ТР Эчке эшләр министрлыгыннан полиция башлыгы урынбасары Марат Айдаров, район башлыгы Васил Хаҗиев катнаштылар.

 

Бүген   Новотроицкоеда участок вәкаләтлеләре өчен эш урыны һәм торак йортны берләштереп төзелгән биналарны файдалануга тапшырдылар. Төзелеш хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программа кысаларында тормышка ашырылды.Новотроицкоедагы әлеге йортны төзү чыгымнарын район үз өстенә алды.

Татарстанның хакимият органнары һәм эшмәкәрлек вәкилләре 2013 нче елда эшмәкәрлек өлкәсендә коррупциягә каршы тору һәм аны профилактикалау буенча эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясадылар. Бу хакта суз Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында үткән матбугат конференциясендә барды.

30 ел инде шул өлкәдә  хезмәт итә, шуның 17 елын Тукай кулланучылар  җәмгыятенә караган  Иске Дөреш  авылында сатучы булып эшли

  “Ритек” җәмгыяте һәм “Лукойл” хәйрия фонды” оештырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә катнашып,  районда 4 оешма  проекты җиңүчеләр  сафында.Шуларның берсе- "Патриот" проекты  Абсолют җиңүче.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International