ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
"Тот рольне, тот туры,юлларыңа бәхет яугыры!"-дигән тема астында Князь мәданият йортында кичә үтте.Кичәдә төрле ярышларда  актив катнашкан ,иң җитезләр булып   Гайфуллин  Василь,  Хазиев  Фанис,  Сахипгараева  Рузиля,  Печникова  Гулия,  Васильева Наташа,  Хайруллин   Ринатлар табылды.Алар истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
Узган атнада Мусабай-Завод авылында вокал һәм халык музыка кораллары (курай) классы буенча балалар сәнгате мәктәбе укытучысы Рафик Дәминов «Курайчылар ансамбле һәм аның мөмкинлекләре» дип аталган мастер-класс үткәрдеа

28
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Библиотекарьлар көне белән
28 октябрь-Мәктәп библиотекарларе көне

23-24 октябрьдә Яңа поселогы мәктәбендә Күзкәй мәктәбе укытучылары катнашында тренинг узды. Мөгаллимнәр укытуның өр-яңа алымын өйрәнде һәм тәҗрибә уртаклашты.

Татарстан хөкүмәте мәгариф системасын реформалау буенча чит илләрнең алдынгы тәҗрибәсен актив куллана.

25 октябь көнне    Советлар Союзы Герое Н.Х. Шарипов исемен йөрткән  Тләнче-Тамак мәктәбендә регионара  иҗади -методик киңәшмә үтте.

  Җир кешесе- Минталип Исмагыйль улы 
Таулы Дөреш авылында ФАП һәм клуб ачылды.Аны ачу тантанасына Таулы Дөреш авыл халкы,   район башлыгы урынбасары Әхмәтова Люция Хак кызы, Башкарма комитет Җитәкчесе Асылгәрәев Рәсим Вәсим улы,Совет аппараты җитәкчесе  Наврозова Әсхадя Зиятдин кызы  һәм башка кешеләр катнашты.

23 октябрьдә, чәршәмбе көнне, Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында «Минем йортым – Татарстан» дип исемләнгән этник-мәдәни фестиваленең зона туры узды. Бу чарада безнең районның  Калмаш авылының «Сәйлән» фольклор коллективы (җитәкчесе Ләйсән Кәрамова) , Круглое Поледан үзенең оныгы белән Зоя Хәлитова , Күзкәй авылының районда гына түгел, республикада танылган «Әллүки» халык фольклор коллективы (Рәфис Хәсәнов) , Олы Шилнәнең «Росинка» рус халык жырлары ансамбле (Нина Беспалова) , Кече Шилнә авылының «Сударушка» халык фольклор ансамбле исә (Арби Велидов) катнаштылар   

Фермада терлекләрне кышлату чоры башланды. Көзге һәм салкын кышкы көннәрдә терлекләрне балансланган рацион белән ашату бик мөһим. Моның өчен һәр хуҗалыкта терлек азыгы җитәрлек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International