ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

21-23 октябрьдә Казанда хәрби-гамәли күптөрле ярышлар (многоборье) буенча яшүсмерләр клубларының республикакүләм спартакиадасы узды.   Районыбыз данын «Яшүсмерләр клубы» тренер-укытучысы Виктор Белов җитәкләгән команда яклады. Алар арасында – Радик Дусманов, Алексей Максимов, Марат Шәфигуллин, Сергей Долгунов, Владимир Белов, Алсу Гатина һәм Әдилә Җиһангирова.


23-25 октябрьдә Яңа поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 1998-2000 елгы егетләр һәм кызлар арасында мини-футбол буенча мәктәп беренчелеге үтте.

“Чаллы яшелчәсе” басуларында узган атнада кәбестә җыюны төгәлләделәр. Биредә быел бу төр культураны 60 гектар мәйданда утыртканнар иде. Бу узган ел белән чагыштырганда 20 гектарга кимрәк. “Былтыр кәбестәгә бәя бик түбән булды  –  килограммын 3 сум 50 тиеннән, күп дигәндә 4 сумнан сата алдык. Мәйданны киметүебезнең беренче сәбәбе дә шунда”, – дип бу җәһәттән үз фикерен белдерә хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов. Ә болай, елына күрә ярыйсы гына уңыш чыккан – гектарыннан 380-400 центнер кәбестә алганнар. Дөрес, бу яңгырлы елларга караганда бераз кимрәк. Ләкин шунысы да бар – быел бер килограмм кәбестәне 8-10 сумга саталар.

   Ә кәбестә мәйданын исә киләсе елга да “Чаллы яшелчәсе”ндә быелгы кебек калдырырга исәплиләр. “Ләкин сортларны алыштырачакбыз”, – ди хуҗалык җитәкчесе. Гомумән, сортны ел саен яңартып торалар монда. Шулай булмый мөмкин түгел – бу уңышны арттыруда да мөһим. “Ә иң беренче чиратта, базар соравы буенча эшлибез. Халыкка хәзер артык эре булмаган, тыгыз сортлар кирәк. Киләсе елга әнә шундый Голландия сортларын утыртырга планлаштырабыз. Орлыкны Мәскәүдән барып алабыз”, – ди Ришат Сәхәбетдинович. 

                            («Якты юл» газетасы битләреннән тулы язма укый аласыз).

 

Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе итеп Робис Лутфулла улы Гатиятуллин билгеләнде.  

 

Балалар бакчаларына түләүгә үзгәрешләр кертү буенча халыкта бик күп сораулар туу сәбәпле, ТР Мәгариф һәм министрлыгында “кайнар телефон“ линиясе эшли башлады. (843) 292-92-12 телефоны буенча эш көннәрендә иртәнге сәгать 9дан кичке 6га кадәр мөрәҗәгать итәргә була. Бер генә сорау да игътибарсыз калмаячак, дип хәбәр ителә министрлыкның рәсми сайтында.


30
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

.Федераль законның балалар бакчаларына түләүгә кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертелеп, киләсе елның 1 гыйнварыннан ата-аналар балаларын бакчага йөрткән өчен якынча 1000 сумга артыграк түли башлаячаклар. Арткан сумма өчен гаиләдәге бер кешегә туры килә торган керем күләменнән чыгып компенсация билгеләнә. Районның социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре бу көннәрдә авылларның балалар бакчаларында шушы компенсацияне билгеләү буенча ата-аналардан документлар кабул итәләр.


 

Татарстан халкы 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк.

4 ноябрьдә, Россия Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ә 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе Көне.

Әлеге көннәр бәйрәм һәм ял көннәре булып тора, дип хәбәр итә Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

 

Балалар бакчаларына түләү арту сәбәпле, өстәмә компенсация әлегә Татарстанда гына каралган

Яңа закондагы нормалар буенча, баланы караган өчен чыгымнар өч төркемгә бүленә. Беренчесе – белем бирү хезмәтләре өчен финанс чыгымнары (педагогларның, тәрбиячеләрнең хезмәт хакы, уенчыклар, укыту-методик әсбаблар белән тәэмин итү). Бу чыгымнарны республика бюджеты күтәрә. Коммуналь чыгымнар – муниципаль бюджет җилкәсендә. Өченче өлеше балаларны караган өчен ата-аналар түләгән акча (балаларны тукландыру, хуҗалык-көнкүреш, медицина хезмәтләре, медикаментлар өчен чыгымнар, тәрбияче ярдәмчесе, медицина хезмәткәрләре, ашарга әзерләү блогы һәм техник персонал өчен хезмәт хакы фонды чыгымнары).


29
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

«Ветераннар янәшә   яши» -дигән акция дәвам итә. Мәктәпнең балалар оешмасы белән  берлектә  мәктәп  Думасы депутаты Хантимиров Данил Бөек Ватан сугышы ветераны Сабиров Хәбиб     янында булдылар  

Район хезәткәрләре узган елның шушы вакытына карата сөт җитештерүне арттыруга, аның сыйфатын яхшыртуга ирештеләр. Әмма район буенча 24 октябрьгә, узган елның шул көне белән чагыштырганда, 10 мең килограммнан артык сөт ким җитештерелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International