27 нче сентябрь көнне актлар залында мәктәп директорлары урынбасарлары киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә мәгариф учреждениеләренең “Электрон мәгариф” мәгълүмат системасындагы эшчәнлеге анализланды, уку елы башында тапшырылган статистик отчетлар нәтиҗәләре каралды,
Тукай муниципаль районында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын үткәрүгә әзерлек буенча комиссия утырышы узды. Аны муниципаль район Вәсил Хаҗиев алып барды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев катнашты һәм чыгыш ясады. Комиссия әгъзалары районда “Ветераннар турында” федераль законның үтәлеше ,аларның тормыш–көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән эшләр , Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек чаралары планы турында фикер алыштылар.
Азат Хаммаев үзенең чыгышында Тукай районында ветераннар белән эшләүгә һәрвакыт зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.
Районыбызда 37 меңнән артык кеше яши, шуларның 11 меңе – өлкәннәр. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, ветераннарыбызны ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык белән җылыту, аларга рухи таяныч булу – безнең бурычыбыз.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе һәм техникага дәүләт күзәтчелеге белгечләре белән берлектә авыл-хуҗалыгы техникасының торышы,кышка әзерлеге буенча тикшерү үткәрде.. Нәтиҗәдә ,барлык хуҗалыкларда да кышка әзерлек чаралары уңай яктан билгеләнелде.
«Кама» агрофирмасының Игенче бүлекчәсе рапс культурасы 1300 гектарга якын җир били. Бүгенге көнгә шуның 400 гектардан артыгы җыеп алынган. Уңган-булган ир-егетләр көч куя монда.
“Безнең уртак Җиңүебез” – дигән Россия күләм проект старт бирде. Аның максаты :” Бөек Ватан сугышында катнашкан сугыш,тыл ветераннарының истәлекләрен, хәтирәләрен видиотасмаларга яздыру һәм архивларга туплау ,киләчәк буыннарга җиткерү”
Бупроектта теләгән барлые кеше дә катнаша ала. Тулырак мәгълумат (www.41-45.su) карагыз.
Юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, һәлакәтләрдән саклау максатында 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр “Игътибар – балалар!“ дип исемләнгән профилактик чараның икенче этабы үтте.
Шул уңайдан балалар бакчасында уздырылган чаралар турында белешмә бирәбез(Балалар бакчаларыннан алынган мәгълуматләр)