Республикакүләм наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр белән махсус чара уздырылды.
Кичә, башкарма комитетның кече залында мәгариф бүлегендә эшләгән хезмәткәрләр очрашты.
Латыпоыв Роза Касым кызы - күп еллар буе кичке мәктәпне җитәкләгән,район мәгариф бүлегендә методист булган, “Халык мәгарифе отличнигы”; Сагандыкова Гөлнур Фәрди кызы- 20 ел мәгариф бүлегендә методик кабинетны җитәкләде, август конференцияләрендә “Чын күнелдән” дигән котлау элешен булдырды һәм аны алып барды,39 еллык эш стажы булган бу ханымны районда, республикада белмәгән кеше юктыр; Вахитова Илсөяр Хәйретдин кызы - аның эш стаңы 40 ел, кече авыллларда элек 32 башлангыч мәктәп булган,ул шуларга елына 2 шәр тапкыр кар-буран,яңгыр дими йөри,үзенең акыллы киңәшләрен җиткерә; Шарипова Фәридә Харрас кызы - балалар бакчалары буенча методист, яшхы киңәшче,методик яктан бай тәҗрибәле педагог хәзергесе көндә дә үзенең эшен педагогия институтында дәвам итә; Нәгимуллина Земфира Николаевна –Биклән авылында “Әллүки “балалар бакчасында мөдир булып эшләде. Аннан соң 14 ел буе мәгариф бүлегендә кассир хезмәтен башкарды. Кайда гына эшләмәсен,ул гел шат күңелле була белде, матур итеп гармуннарда уйнап ,җырлап яшәде; Колчерина Разия Хәким кызы -районның балигъ булмаган балаларның хокукларын саклау,яклау өлкәсендә хезмәт итте, тормыш иптәше Григорий Иванович( 23 ел мәгариф бүлеге мөдире булган кеше, мәрхүм) белән кулга-кул тытышып мәгариф өлкәсе үсешенә күп көч куйган кеше. Ул балалар язмышына битараф кала алмады,чын күңелен бирелеп эшләде;Шакирова Винера Мөбәрак кызы - Тукай районы мәгариф системасында 4 ел гына эшләсәдә – яңалыкка омтылучы, тырыш,сабыр Винера Мөбәрак кызы булып район укытучыларын үзенә карата алды, хезмәтеннән ямь табып эшләүче бу ханым-яхшы җитәкче. Ул хәзергесе көндә мөдир урынбсары; Сафина Әлфия Кәрим кызы- җыештыручы булып эшләде,үз хезмәтен яратып башкарды, тырыш Әлфия хәзергесе көндә яраткан әби булып оныклар карарга ярдәм итә; Хасанова Фәимә Хәсан кызы -быел,29 сентябрьдә үзенең 75 яшьлек юбилеен үткәрде. Киң белемне математика укытучысы; Никитина Наилә Барый кызы- кадрлар буенча белгеч, матур, акыллы киңәшләр бирүче, кешеләрне яратучы, үз хезмәтен тугрыклы булып калучы, барлык укытучыларны исемнәре белән белүче, күп китаплар укучы,хәзергесе көндә дә җәй айларында Биклән авыл хуҗалыгында эшләп йөрүче,л безнең яраткан Наилә апабыз;Хамитова Сәрия Зиннур кызы ,Татьяна Александровна, Наталья Николаевналар- бухгалтерия хезмәткәрләре,алар һәрвакытта да финанс яктан документлар дөрес булсын,хезмәткәрләр матди яктан тәәмин ителгән булсынныр дип тырышучылар.
Аларны чын күнелдән башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары,район мәгариф бүлеге мөдире Рамиль Робертович Исаев котлады. Рәфикъ Дәминовның тальян гармунына кушылып, килгән кунаклар җырлап, матур итеп чәй өстәле артында ял иттеләр,хәтирәләре белән уртаклаштылар.
Галия Гәрәева
1 нче октябрь көнне Боерган авылы китапханәсе , мәдәният йорты белән берлектә, өлкәннәр көне уңаеннан, “Күңелләрдә һәрчак җәй булсын!” исемендәге әдәби-тематик кичә уздырылды. Кичәгә “Матурлыкка ямь өстәп” дигән кул эшләре , “Авыз өчен-көз,күңел өчен-җәй ямьле” дигән аш-су күргәзмәләре оештырылды. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барылды. Кичәне китапханәче Флүзә Салимова һәм сәнгать җитәкчесе Рәхилә Фаттахова алып бардылар.
1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш башланды. Ил буенча 150 мең егет Кораллы Көчләр сафларына алыначак, шуларның 4 меңе - Татарстаннан. Барлыгы исә чакырылыш комиссияләренә республикабыздан 20 мең кеше килеп күренергә тиеш.
Бу юлы хәрби комиссариатка районнан 32 егетне армиягә җибәрү бурычы куелган. Әлеге мәгълүматны район хәрби комиссары Рәис Юнысов җиткерде. Бүген авыл җирлекләрендә армиягә бару яшендәге 292 ир-егет исәпләнә. Узган язгы чакырылышта исә 30 егетне хәрби хезмәткә чакыру бурычы куелган булган. Ул вакытта план 133 процентка үтәлеп, армия сафларына 40 егет алынган.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмгә элеккеге елларда хакимияттә эшләгән , хәзерге вакытта лаеклы ялда булучы,хезмәткәрләр кунакка килде . Барлык хезмәткәрне , ветераннарны бәйрәме белән чын күңелдән муниципаль район башлыгы Вәсил Гариф улы Хаҗиев, Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Киям улы Хамаев , агросәнәгать комлексы хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты рәисе Гомәр Гайнулла улы Хәйруллин,ветераннар Советы председателе Гөлфидә Рауф кызы Гиниятуллина котладылар.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан профсоюз рәисе, музыка җитәкчесе бакчабыз балалары белән берлектә Галкина Роза Сабир кызында кунакта булды. Ул 1974-1985 елларда Теләнче-Тамак балалар бакчасында мөдир булып хезмәт иткән. Балалар бакчасының ике катлы яңа бинасы төзелүгә күп көч керткән. Яшь буынны тәрбияләүдәге тырышлыгы, ихлас хезмәте өчен «Халык мәгарифе отличнигы» дигән мактаулы исемгә лаек була, аның башка мактаулы бүләкләре дә бик күп. Хәзерге вакытта, сәламәтлеге какшау сәбәпле, өеннән ары чыгып йөри алмый. Роза апага хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләп калабыз.
Мусабай-Завод урта мәктәбендә өлкәннәр декадасы башланып китте. Төрле елларда мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр мәктәпкә кунакка чакырылды. Аларга Калимуллин Ф.Г. җитәкчелегендә әзерләнгән әдәби- музыкаль монтаж, концерт номерлары күрсәтелде. Даминов Р.С. ның сәнгать мәкәбе укучылары өлкәннәр ярата торган татар халык җырларын башкарды. Алар музыка уен коралларында да уйнап күрсәттеләр. Соңыннан килгән кунакларга чәй өстәле әзерләнде. Мәктәп администраиясее һәм профком тарафыннан әзерләнгән бүләк тапшырылды. Килә алмаган өлкәннәрнең өйләренә барып котлап, бүләкләрн тапшырып кайттыл
1 октябрьдә кнәзлеләр Өлкәннәр көнен бәйрәм итте. Әлеге чарага алар мәдәният йортына җыелды. Һәр ел саен ветераннарга яңа программа әзерләргә тырышалар биредә. Бу юлы алар өчен «Чал чәчләр – горурлык билгесе» исемле тематик концерт оештырылган.
Мәдәният йортына халык искиткеч күп җыелган иде. Клуб хезмәткәрләре әби-бабайларны кайнар чәй һәм коймак белән каршы алып торды. Чараны Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова ачып җибәрде. Шулай ук ветераннар советы рәисе Александр Волков, мәктәп директоры Люция Сәлаховалар өлкәннәргә яшьләрне тәрбияләүгә үз өлешләрен керткәннәре өчен рәхмәт әйттеләр. «Лебедушка» балалар бакчасы нәниләре шаян бию башкарды. Концерт тәмамлану белән Кнәз авыл җирлеге башлыгы, «Кама-Бекон» җәмгыяте, «Алмаз» хуҗалыгы җитәкчеләре өлкәннәргә күчтәнәчләр тапшырды.
Бүген,1 октябрь көнне районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары Ахметова Люция Хаковна алып барды. Утырышта балигъ яшенә җитмәгән балаларга кагылган күпкырлы мәсьәләләр каралды.