Узган атнада Лаеш районының Олы Кабан авылы янында «Кыр көне-2020» күргәзмәсе узды. Анда Тукай муниципаль районы вәкилләре дә катнашты. Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация составында «Миңнеханов М. И.» КФХ җитәкчесе, Тукай районы фермерлар ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнеханов та бар иде.
2020 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә (Казанда иртән һәм көндез) начар метеорологик күренешләр көтелә: - яшен; -яшен вакытында кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр (Казанда 16-21 м/с); - локаль град.
Тукай муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Шабакаева А., Хаҗиева М., Закирова К. гаилә парларын юбилейлары белән котладылар. Зариповлар гаиләсе быел энҗе туйларын, Бәхтиевлар гаиләсе - рубин туйларын, Кадыйровлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтә.
2020 елның 08 июлендә «КЦСОН «Шафкать» социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең Тукай районындагы социаль педагогы Альбина Тарынчева тарафыннан «Җәйге чорда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре» һәм «Эссе вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» темасына инструктаж үткәрде
2020 елның 8 июлендә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә-Бәтке авылында яшәүче Минсалих һәм Рауза Кадировлар гаиләсе 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов чын күңелдән Наилә Насыйбулла кызы һәм Максумян Багав улы Исхаковларны 55 ел бергә гомер итүләре белән котлады.
Әлеге фотолар 2020 елның апреленнән гамәлгә ашырыла торган федераль ярдәм чаралары җыелган. Тулырак мәгълүмат-карусельдә.
8 июль көнне Боерган авылында яшәүче Вәлиәхмәт Миннегали улы һәм Сәмигә Зәки кызы Минегалиевларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котларга Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев килде
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың күп балалы гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.
2020 елның 7 апрелендә «Интернетка рәхмәт – 2020» VI Бөтенроссия конкурсына эшләр кабул итү башлана. Бәйге «Интернет әлифбасы» хәйрия проекты кысаларында үткәрелә.