РТ РС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2020 елга пландагы ремонт эшләре графигы нигезендә, Яр Чаллы шәһәрендәге радиотелецентрда 2020 елның 20 гыйнварында 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр, аналог («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып торып, планлы ремонт-профилактика эшләре башкарылачак.
"Хезмәтне саклау буенча белгечләр өчен-2020"Бөтенроссия Олимпиадасы турында
ТАССР ның 100-еллыгына багышланган"Чәчәк ат минем Татарстаным" дип аталган тантаналы чарага чакырабыз
2020 елның 15 гыйнварында Калмаш авыл җирлегендә Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, федераль һәм республика ведомстволары һәм район хезмәтләре вәкилләре катнашында гражданнар җыелышы узды.
8-9 гыйнварда "Измаилово" концерт залында (Мәскәү шәһәре) «Душа народа моего»V Юбилей Халыкара милли мәдәниятләр һәм фольклор конкурс–фестивале узды. Тукай районыннан фестивальдә Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Мизгел" балалар инструменталь ансамбле (җитәкчесе Гимазетдинов Нәзир)катнашты һәм ике дипломга ия булды .
Укучыларның хезмәт десанты.Фоторепортаж
Яңа Бүләк авылы курайчылар ансамбле тәрбияләнүчеләре"Минем халык күңеле" фестивалендә катнаштылар.
Калмаш урта мәктәбендә авылнын шәфкать туташы Әхмәтсәгирова Л.И.8-11 сыйныф укучылары белән ВИЧ-инфекцияне һәм СПИДны профилактикалау турында әңгәмә үткәрде.
15 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.
2020 нчы елның 14 нче гыйнварында «Яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча идарә тармаклары арасында хезмәттәшлек итүне оештыру» технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Тукай үзәк район хастаханәсендә» Тукай муниципаль районындагы халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Шәфкатъ» психологы - Насырова Ләйсән «Ана булырга психологик әзерлек» дигән темага дәрес үткәрде.