ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 6 ноябрендә Уфа шәһәрендә пенсионерлар арасында   шахмат буенча Россия Халык бердәмлеге көненә һәм Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган төбәкара турнир булып узды.

Теләнче Тамак авыл китапханәсендә балалар язучысы Рәшит Бәшәр белән очрашу узды.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2019 елның 13 ноябрендә Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатларында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен «Кайнар линия» үткәрә.


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 4 ноябрендә мәдәният учреждениеләре арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган«Без бергә, без булдырабыз»дигән КВН командаларының район фестивале яңадан старт алды. 

Круглое Поле поселогы«Акчарлак» йөзү бассейны базасында 2008-2005 елгы һәм 2004-2002 елгы егетләр һәм кызлар арасында 25 метр дистанциягә (ирекле стиль) йөзү буенча ярышлар узды. 

2019 елның 2 ноябрендә Сосновый бор поселогында «Яшьлек» универсаль спорт залы базасында өстәл теннисы буенча ир-атлар,   хатын-кызлар, егетләр һәм кызлар арасында Тукай муниципаль районы Беренчелеге һәм Чемпионаты узды. Ярышларда 75 спортчы катнашты. Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

2019 елның 2 ноябрендә 2004 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында татар-башкорт  көрәше  буенча Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Шәрипов Раббани Шәрип улы кубогына ачык турнир булып узды. Ярышларда 40 тан артык спортчы катнашты. Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

 2019 елның 31 октябреннән 6 ноябренә кадәр Тукай муниципаль районында 8-16 яшьлек укучылар өчен 80 урынга исәпләнгән" Балкыш " лагерендә көзге спорт сменасы узды. Балалар белән теоретик дәресләр , кикбоксинг буенча көненә 3 тапкыр тренировка һәм төрле спорт чаралары үткәрелде. Тренировкаларны ТР атказанган тренеры Комаров Александр Петрович үткәрде.
 

2019 елның 1 ноябрендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында #бергә-2019 Бөтенроссия энергияне сак тоту һәм экология фестивале кысаларында оештырылган иншалар конкурсына йомгак ясау тантанасы узды.
 
Укучылар өчен инша язу буенча бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәләре буенча Кенәз мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Радионова Валентина    III дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды 

Татарстанда милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен Тукай муниципаль районы Кенәз авыл мәдәният йортының «Задоринка» рус фольклор коллективы (җитәкчесе Тузеева Тамара Егоровна) 400 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International