Һәр ярминкә мәйданчыгындагы продукция ассортименты аерым үзенчәлеккә ия һәм ул сатып алучыларның ихтыяҗын истә тотып булдырыла. Шәһәр халкы үзләренә кирәк продукцияне ярминкә мәйданчыкларында ук хәбәр итә алалар, моның өчен махсус әрҗәләр куелган яисә “Кайнар линия”гә чыгарга мөмкин.
«Кайнар линия» телефоннары: (843) 221-76-23, 221-76-24 аша шулай ук ярминкәләр уза торган мәйданчыкларның адресларын, продукция ассортиментын белешергә, теләкләр һәм искәрмәләр калдырырга мөмкин.
ТТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен уздырыла торган «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә. Агросәнәгать комплексының иң яхшы 100 хезмәткәре 100әр мең сум акча алачак.
6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Республика тормышындагы төп вакыйга уңаеннан, Шилнәбаш авыл китапханәсендә урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен «Татарстан Конституциясе» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Россия Федерациясе Конституциясе» һәм «Татарстан Республикасы Конституциясе»басмалары буенча әңгәмә оештырдылар.
Дәүләт Думасы айныткычлар турында закон проектларын беренче укылышта кабул итте. Инициативаларның берсе РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнарына айныткычлар булдыру һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча вәкаләтләр бирә, икенчесе полициягә исерек гражданнарны илтү хокукын бирә.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Р.А. Галявов тарафыннан расланган график нигезендә, 2019 елның 6 ноябрендә сәгать 10 нан 12 гә кадәр вакыт аралыгында ТР Тукай муниципаль районында гражданнарны кабул итү планлаштырылган. Кабул итү Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ф.Р. Хәернасов тарафыннан район хакимияте бинасында уздырылачак.
Казан шәһәренең «Россия – минем тарихым» тарихи паркы белән танышу
2 ноябрь көнне, Шилнәбаш авыл китапханәсендә «Бердәм рух белән без көчле»дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.
Тукай муниципаль районы буенча 2019 елның 5нче ноябренә кыр эшләре торышы.Тукай муниципаль районы буенча 2019 елның 5 ноябренә 17823 тонна печән, 50150 тонна сенаж, 80 тонна яфрак азык, силос -47719 тонна, 17000 тонна салам әзерләнгән. Барлыгы 330310 цн әзерләнгән,әзерләнгән терлек азыгы шартлыча бер баш хайванга -26,0 центнер туры килә
Тукай районы хуҗалыкларында 2019 елның 5ноябренә сөт буенча оператив мәгълүмат
2019 нчы елның 2 нче ноябрендә, көзге каникуллар вакытында, Кнәз мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы сыйныф җитәкчесе Фәрахова Рамилә Яхин кызы белән бергә «Патриот»хәрби дан музеенда булдылар.