9 октябрьдә Мәскәүдә ВДНХада авыл хуҗалыгы казанышлары буенча Россиянең иң күләмле “Алтын көз – 2019” 21нче агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Быел күргәзмәдә Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 1500дән артык экспонент катнаша.
Бүген “Алтын көз 2019” күргәзмәсе кысаларында Марат Җәббаров һәм Россиянең иң эре «ФосАгро-Регион» минераль ашламалар дистрибуциясе челтәре («ФосАгро» төркеме) генераль директоры Андрей Вовк белән “яшел агротехнологияләр” һәм экологик чиста минераль ашламалар куллану исәбенә Татарстан агросәнәгать комплексының экспорт куәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Буген Кече Шилнә авылында яшэуче, тыл һәм хезмәт ветераны Учаева Анна Семеновна 90 яшьлек күркәм юбилей билгеләп утте.
11 октябрендә 16.00 сәгатьтә Тукай районы эшкуарларын һәм үзмәшгульләрен бушлай семинар - укуларга чакырабыз
Хакимиятләр Россиядә агросәнәгать комплексына булышуны дәвам итәләр, илдә авыл хуҗалыгы югары технологияле, нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле булсын өчен әле тагын күп нәрсә эшләргә кирәк, дип белдерде Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев “Алтын көз” күргәмәсен ачу тантанасында.
"Эшкуарлыкны популярлаштыру» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшкуарлыкны популярлаштыруга, гражданнарны эшкуарлык активлыгын стимуллаштыруга һәм Россия Федерациясе территориясендә кече һәм урта эшкуарлык секторын арттыруга аерым игътибар бирелә.
Әлфия Когогина: закон проекты алданган өлешчеләргә торак бәясен гадел рәвештә каплауны тәэмин итәчәк
Аналог телевидениесен өзәргә 6 көн калды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан иң яхшы игенчеләрне, терлекчеләрне һәм механизаторларны хөрмәтләүдә катнашты. Агымдагы урып-җыю кампаниясенең лидеры дип Тукай районы танылды,анда барлыгы 175 мең тонна ашлык җыелган,уңдырышлылык гектардан 40,4 центнер тәшкил итә.
Бүген, 8 октябрь көнне, Круглое Поле поселогының «Акчарлак» ябык йөзү бассейнында өлкән яшьтәге гражданнар арасында йөзү буенча ярышлар узды. Ярышларда районның авыл җирлекләреннән 19 командадан 46 кеше катнашты .