ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2019 ел
якшәмбе

Гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү көнен үткәрү турында

Энергияне саклау өлкәсендәге программаларга карата таләпләрне билгеләү турында


24
май, 2019 ел
җомга

 18 май көнне Тукай районы укучылары Бәтке авыл җирлегенең Үзәк пляжында  «Чиста уеннар» халыкара хәрәкәтендә катнаштылар.

Хәрәкәте кураторы МохотоА. Г. чараның программасына  түбәндәге эшләрне туплады: калдыкларны җыю һәм сортировкалау буенча эко-квест, эковикторина, иң яхшы табылдыкка конкурс

 

23 май көнне Кенәз авыл җирлегендә Чечняда батырларча һәлак булган Дмитрий Бәдретдиновның туган көне уңаеннан " Герой үлмәс » дип исемләнгән хәтер дәресе узды. Чарада үзләренең тәрбиячеләре белән " Лебедушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, җирлекнең ветераннар Советы, Мәдәният йорты хезмәткәрләре   катнаштылар.  

23 майда Дәүләт Думасы муниципаль телеканалларга ярдәм турында законны өченче, соңгы, укылышта кабул итте.

 

 

23 майда Дәүләт Думасы тормыш  өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән даруларга бәяләрне җайга салу турында закон проектын соңгы укылышта кабул итте.

 

 2019 елның 5 июнендә Тукай муниципаль районында Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Быелгы җиңүчеләрне 2019 елның 20 маенда    Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы бинасына чакырдылар,анда  Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Андреевна Захматова барлык җиңүчеләрне дипломнар, кубоклар, бүләкләр белән бүләкләде. Тукай муниципаль районының Кенәз авыл мәдәният йорты «Мәдәният һәм ял үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе «Татарстан Республикасының патриотик тәрбияне оештыру буенча иң яхшы муниципаль берәмлеге " номинациясендә мактаулы III урынны алды.

 Россиялеләрнең финанс грамоталылыгын арттыру максатында Россия Федерациясе Үзәк банкы 2017-2023 елларга Россия Федерациясендә финанс грамоталылыгын арттыру стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында «Бөтенроссия финанс исәбе» масштаблы проектын гамәлгә ашыра.

Онлайн-тавыш бирү Федерация Советының «Вместе-РФ» телеканалы сайтында була (http://vmeste-rf.tv/channel/vote_project) 2019 елның 31 маена кадәр. Җыелган мәгълүмат гомумиләштереләчәк һәм тиешле төзәтмәләр кертү һәм кирәкле закон актларын вакытында әзерләү максатларында күрсәтелгән закон проектын эшләүчеләргә җибәреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International