2018 елның 12 декабрендә Круглое поле поселогы урта мәктәбе базасында район балалар берләшмәләре берлегенә сайлаулар узды. Сайлауларда17 мәктәптән депутатлар – мәктәп советлары рәисләре катнашты. Процесста балалар үзләренең программалары белән чыгыш ясадылар һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.
2019 елның 4 гыйнварында Сосновый Бор бистәсенең «Яшьлек» спорт-сәламәтләндерү комплексында «бөтен гаилә белән стартка " дигән спорт ярышлары узды. Ярышлар, гадәттәгечә, Мәгариф идарәсе белән берлектә, «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» МББУ тарафыннан үткәрелә. Ярышларда гомуми белем бирү оешмаларыннан 14 гаилә катнашты. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шакирова Г. Ю., мәгариф идарәсе башлыгы Мөхәммәтҗанова А. Х. һәм «мәктәптән тыш эшләр үзәге» директоры Хөсниева Л. Р. чыгыш ясадылар. Ярышлар командалар парады белән ачылды, анда капитаннар үз командаларын, исеме, девиз һәм җырларын тәкъдим иттелә
Кышкы смена программасы – «грек уены "дип аталды. (фән, иҗат, спорт, күңел ачу дөньясына мавыктыргыч маҗаралар)
Бүген районыбызның иң өлкән кешесенең туган көне.Боерган авылында яшәүче Сибгатова Магизамал Сибгат кызы үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гасыр яшьтәшен район башлыгы Фаил Камаев тәбрикләде. Аның истәлекле бүләге белән чәчәк бәйләмен юбиляр шатланып кабул итеп алды.
Тукай районында балаларның кышкы лагере эшләде
2019 елда тукайлыларның пенсияләрен арттыру 2019 елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан 7,05% ка индексацияләнәчәк, бу фаразланган инфляция күрсәткеченнән югарырак. Тукай районында әлеге индексация 8,5 мең пенсионерга кагылачак
7 гыйнвар көнне Сосновый Бор поселогы " Яшьлек «спорт комплексы базасында «Тукай муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесенең өстәл теннисы буенча ачык беренчелеге узды.
4 гыйнвар көнне Круглое Поле поселогында «Акчарлак» йөзү бассейнында суда "сәламәтлеккә йөзәбез" дигән күңелле стартлар узды.
2019 елның 6 гыйнвары. Яңа поселогы чаңгы трассасында мәгариф хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары узды. Ике комплект медаль уйнатылды (ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында). Чарада Тукай муниципаль районы Башлыгы Камаев Ф. М., район башлыгы урынбасары Закиров Р. И., Башкарма комитет җитәкчесе Авзалов Л. Г. катнашты.
Тукай муниципаль район аппарат Советы җитәкчесе Гөлнара Ауезхан кызы Бордыбаш авылында гомер кичеруче,тыл ветераны Мәхия Гариф кызы Нуретдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады