15-17 ноябрь коннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан "Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция оештырылды. Бу конференциягә Иске Абдул тарихын өйрәнеп 2 китап чыгарган, ветеран укытучы Дәүләтшин Зөфәр Шәймөхәммәт улы белән Гарипова Резедә Рәвис кызы чакырулы иде.
12 ноябрь 2018нче ел. Күзкәй урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының «Аерым коммуникатив осталык һәм күнекмәләрен үстерү чарасы буларак, укучыларны рус теле һәм БДИда иҗади эшләр башкаруга әзерләү " темасына район семинары узды.
Татарстан Республикасы Президентының 1997 елның 14 февралендәге ПУ-88 номерлы Указы (Татарстан Республикасы Президентының 2007 елның 3 октябрендәге ПУ-522 номерлы Указы редакциясендә) нигезендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы 2018-2019 еллар өчен М . Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул итә башлады.
"Энҗе» хореография коллективы (җитәкчесе Адиева Г. Д.) «Ватаным рухы» халыкара проекты кысаларында үткәрелә торган IV Халыкара балалар һәм яшүсмерләр өлкәннәр иҗаты фестиваль-конкурсында II дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының "Балалар сәнгать мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесе вокалистларын ,эстрада җырының «Аваздаш 2018» XII ачык республика фестиваль-конкурсында җиңүчеләрнен котлыйбыз.
31 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында 2005-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика турниры узды
15 ноябрьдән 14 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Алтын йөзлек» республика конкурсын (алга таба - Конкурс) үткәрү планлаштырыла
Россия эре кошчылык фабрикаларының берсе - «Чаллы-Бройлер» җитештерү масштабларында «Кобб-500» кроссы белән беррәттән «Росс-308» кроссы чебешләрен үстерә башлады.
Министрлыкта Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр .«Иң яхшы зоотехник» номинациясендә Югары Ослан муниципаль районыннан Артур Ерошин җиңү яулады, 2 нче урында Тукай муниципаль районыннан Зөһрә Шәрифуллина, 3 нче урында Теләче муниципаль районыннан Айдар Кәримов.
"Терлек үрчетү технологы" номинациясендә (эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы) 1 урын – Мамадыш муниципаль районыннан Азат Хәсәнов, 2 урын – Арча муниципаль районыннан Булат Гарапшин, 3 урын – Тукай муниципаль районыннан Марат Вахитов.