ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2014 ел
җомга
1799 нчы елның 6 нчы июне көнне «рус шигъриятенең кояшы» Александр Сергеевич Пушкин туган.
Пушкин иҗаты безне гомеребез дәвамында озата бара.Бөек шагыйрьнең китаплары төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге халыкларны берләштереп тора. Аның әсәрләре, тәрҗемә өчен катлаулы булуга карамастан, дөньяның барлык төбәкләрендә үзен олылаучыларны, ихтирам итүчеләрне тапкан.Хәзер Пушкин көне безнең илдә ел саен бәйрәм ителә. Шагыйрьнең туган көне, бәйрәм буларак, 1997 елдан, РФ Президентының «А.С.Пушкинның тууына 200 ел уңаеннан Россиядә Пушкин көннәре булдыру» турындагы Указына нигезләнеп, Дәүләт статусы алды.
Мәктәпләрдә  А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан әдәби кичә үткәрелә,авыл китапханәләрендә китап күргәзмәләре,әңгәмәләр,кичәләр оештырыла.  

5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Безнең янын дуслар- Кояш, Һава һәм су.! Шундый тема астында Княз мәктәбе каршында оешкан ял лагерендә Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре чара уздырды. Балалар чын күңелдән су белән коендылар, су турында  сорауларга җаваплар бирделәр,су белән асфальтә  рәсем ясадылар
5Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау көне., Россиядә әлеге көн экологлар бәйрәме буларак та үзенчәлекле
30 майдан алып 1 июньгә кадәр Бөгелмә шәһәрендә грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге үтте. Анда 2001-2002 елгы яшүсмерләр көч сынашты. Тукай районы данын Круглое Поле, «Татарстан» совхозы поселоклары, Биклән авылы спортчылары яклады. Райондашларыбыз уңышлы чыгыш ясап, финалга чыктылар.  Көрәшчеләребез – Круглое Поле поселогыннан, тренерлары Рафаэль Гыйззәтуллин.
Кече Шильнэ авылында эшләп килүче, Арби Велидов җитәкчелегендәге  «Сударушка» фольклор  ансамбле  Лаеш районында үткән Бөтенроссия  «Каравон»  фестивалендә  удмурд әбиләре   «Бурановские бабушки»лардан чакыру алып кайтты .

Шарафиева Э.А.,Шарафиева И.М.  җитәкчелегендә   Түбән Суык-Су  мәктәбе укучылары белән  "Пионерская правда" газетасы  һәм    "Русский язык и литература для школьников" журналы битләрендә язылган  материалларга күзәтү уздырылды.

Мәләкәс  мәктәбе каршында оешкан "Кояшкай"  лагерендә "Нарктиксыз тормыш"  акциясе  кысаларында   асфальта рәсем ясау фестивале узды,лагерьдә ял итүчеләр  бик күп төрле юнәлештә рәсемнәр иҗат  иттеләр. 
Хәрби-патриотик стационар    "Чемпион" лагереның ябылу көнендә район башлыгы Хаҗиев Васил Гариф улы да катнашты. 10 класс укучылары  тактик һәм строевой хәзерлекләрен күрсәттелә. Бу лагерьдә  егетләр  физик  мөмкинчелекләрен  чыныктырдылар,  зачетлар бирделәр,хәрби хезмәт серләре белән таныштылар,мәктәптә үзләштергән белемнәрен практикада кулландылар,Минзәлә аэроклубына сәяхәт кылдылар, бассееннарда су коендылар.
Район күләмендә оештырылган   "Робинзон" лагерендәге  балалар  Минзәлә аэроклубында булдылар,парашютта сикерү серләре белән таныштылар, спортчыларның   биеклектән сикерүләрен күзәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International