ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Район Сабан туе 7 июньдә үтә
Район башлыгы Васил Хаҗиев милли бәйрәмебез Сабан туена әзерләнү аны үткәрү турында карар кабул итте. Шулай итеп, быел район Сабан туе 7 июньдә, шимбә көнне, элеккечә үк Мусабай-Завод авыл җирлеге территориясендә узачак, ә авылларда 8 июнь көнне үткәреләчәк.
 Түбән Суыксу авыл җирлегендәге: Түбән Суыксу, Югары Суыксу, Куады, Яңа Мусабай авыллары зиратларын чистарту өмәләре узды. Җирлек башлыгы Наис Сәйфетдинов, авылның ветераннар советы белән оештырылган өмә 3 көн дәвам итте. Авыл халкы зиратлардагы корыган агачларны кисеп яндырды, корыган үләннәрне җыеп-түкте. Зиратларның һәркасында мәңгелек йортта үзеңне тоту кагыйдәләре язылган алтакталар урнаштырылды.   
Республикада «Бердәм Россия» сәяси фиркасе башлангычы белән «Безнең кадерле ветеран» проекты гамәлгә ашырыла башлады. Ул больницаларда сугыш һәм тыл ветераннарына аерым уңайлыклар тудырылган палаталар булдыруны күздә тота. Әлеге җәһәттән район больницасы бүлекләрендә дә ветераннар палаталары оештырылды, өлкәннәргә аерым өстенлекләре булган бүлмәләрне беркеттеләр. Биредә юыну, гигиена бүлмәләре, телевизор бар.
9 Май – Бөек Җиңү көнендә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев район больницасында булып, биредә дәвалану курсы үтүче тыл ветераны Закирҗан ага Гыйззәтуллинның хәлен белде, олы бәйрәм уңаеннан җылы котлауларын җиткереп, күчтәнәч – азык-төлек җыелмасы тапшырды.
   Барлык хуҗалыклар оештырылган төстә чәчү эшләре алып бара. Алар арасында “Чаллы яшелчәсе”, “Гигант”, “Биклән”, “Камский”, “Алмаз” хуҗалыклары язгы сабан культураларын 100 процент чәчеп бетергән. “Вилданов”, “Тукай азык-төлек корпорациясе”, “Ярыш”, “Кама Бекон”, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар язгы культураларны чәчүне бүген тәмамлый. Монан кала, “ . “Чәчү генә аз, игенне үстерү, саклап калу өстендә дә шактый эш алып барырга кирәк.   
 Әҗмәкәй авыл җирлегендә Черноболь  фаҗыйгасын юк итүдә ярдәм итүче  иптәшләрнең өйләрендә булдылар һәм бүләкләр тапшырдылар 
 

“Яр Чаллы элеваторы” ААҖ  – шәһәрдәге иң бай тарихлы предприятиеләрнең берсе. Быел  коллектив 100 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Бүгенге көндә “Яр Чаллы элеваторы” ААҖ  азык әзерләү һәм сәнәгать дәрәҗәсендә ашлык эшкәртүдән тыш, катнашазык та җитештерә.

Агымдагы елның апрелендә биредә яңа катнашазык заводы сафка басты. 

Якын киләчәктә предприятиене техник яктан яңарту, куркынычсыз хезмәт шартлары белән тәэмин итү , заман таләпләренә җавап бирә торган һәм әйләнә-тирә мохитка зыян китерми торган куәтле җайланмалар белән җиһазландыру планлаштырыла.

Заманча җитештерү процессының катлаулылыгы хезмәт куркынычсызлыгына комплекслы якын килүне таләп итә. Бу шартларда предприятие бик күп мәсьәләләрне хәл итә. Моңа эшчеләрне хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру, махсус эш киемнәре һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, җитештерү процессының куркынычсызлыгына ирешү, эшчеләргә, белгечләргә хезмәт куркынычсызлыгы турындагы инструкцияләрне җиткерү һ.б. керә.

 
14 май көнне көнне Кнәз мәктәбендә  «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Фомина Е. В.чара уздырды. Балалар аның белән бергә  "Минем яшисе килә" дигән программа нигезендә "Минем  хәләт " дигән психологик арт – терапия күнегүләрен үтәделәр ,шулай ук белгечләр балаларга өйдә һәм урамда үзеңне саклау кагыйдәләре турында сөйләде. Очрашуда алкоголь һәм тәмәкнең организмга зыяны, суицидка китерү куркынычы турында сөйләшү булды
Бәтке авылында Бөек Җиңүгә багышланган зур концерт булды.  Анда «Ладушка»ансамбль , укытучылар , авыл китапханәсе хезмәткәрләре, Бәтке китапханәсендә эшләп килүче  «В мире сказок» клуы кызлары  катнашты. Халык аларны бик яратып каршылады.  

13
май, 2014 ел
сишәмбе
ТР урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Наил Мәһдиев: “Без янмасак, бар да яхшы дигән сүз түгел әле”
Бүген Татарстанның Министрлар кабинетында ТР урман хуҗалыгы министры катнашында урман янгыннарын булдырмау һәм сүндерү өчен нинди эшләр башкарылуына багышланган брифинг үтте. Россия Федерациясендә урман янгыннары буенча хәлләр шәптән түгел. Быел 13 май белешмәләре буенча, Россия урманнарында барлыгы 6658 янгын чыгып, 729 мең гектар урман янган - бу Татарстан урманнарының яртысы кадәр дигән сүз.
 Биклән авылында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм һәйкәл янында үтте. Тантананы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтҗанова Р.Г. әзерләде һәм үзәкләргә үтәрлек итеп алып барды. Иң куандырганы шул булды: бүгенге көндә авылыбызда алты сугыш ветераны яши, һәм алар барысы да бәйрәмгә килгәннәр иде. Шулай ук тыл ветераннары, сугыш чоры балалары да бар иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International