ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2014 ел
сишәмбе
2 нче май Россиядә экологик белем бирү көне буларак билгеләп үтелә.   Шул уңайдан бүген һәр мәктәптә, һәр класста махсус экология дәресләре оештырылды. 5 нче класс укучылары безнең туган ягыбызның бизәге булган каен агачы, аның үзенчәлекләре, кешеләргә булган файдасы турында сөйләштеләр, кроссвордлар чиштеләр. Агачларны саклауның, җирне чүпләмәүнең никадәр әһәмиятле булуы турында фикер алыштылар.


8 май көнне Яна Бүләк авылында  Җиңү бәйрәменә багышланган митинг үткәрелде. Митингта тыл ветераннары, депутат Сабирҗанов Г.Г., мәктәп укучылары, "Сәйлән" балалар бакчасы коллективы Һәм авыл халкы катнашты.
 Шилнебаш мәктәбендә Бердәм экологик дәресләр узды.
8 май көнне Новоторицкое  мәдәният йорты каршында  Бөек Җиңүнең 69-еллыгына багышланган митинг узды. Митингта тылда хезмәт итүчеләр, укучылар, балалар катнашты.Сугышта һаләк булган авылдашлар истәлегенә куелган обелискка чәчәк бәйләмнәре салынды,соңыннан "Огонек" мәдәният йортында зур концерт күрсәтелде. 
 Республикакүләм " Музыкаль Йолдызлар"  җыр фестивалендә укучылар сынатмады . Икәү  җырлау  номинациясендә «Шаян кызлар» ансабле солистлары Салимова Эвелина,Фархутдинова Айзиля   -2нче дәрәҗә диплом , Гареева Таисылу , Авзалова Лейля   -3 дәрәҗә  дипломына лаек булдылар.Солистка Вильданова Камилла шулай  ук, 3нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Җитәкчеләре- Салимова Вера Леонидовна.    Халикова Рената - 1 дәрәҗә дипломга ия булды Җитәкчесе  Тихонова Татьяна Сергеевна 
26 марта 2014 года в г. Набережные Челны в ЦДТ №16 «Огниво» проходил IX Республиканский фестиваль- конкурс детского исполнительства «Колибри».   Свой талант исполнительского мастерство  в номинациях:   вокал и хореография. Тукаевский район РТ  продемонстрировали   учащийся Детской школы искусств:Ибатова Эльвина награждена дипломом 3 степени(вокал)   и Сибгатуллина Азалия  - Дипломом  2 степени (вокал).Преподаватель  Тихонова Татьяна Сергеевна. 
Победители в Республиканском АРТ-фестивале.В фестивале приняли участие и учащиеся Детской школы искусств Тукаевского района филиала п. Новый, преподаватель Шаймарданова Л.Ю. и филиала д. Иштиряково, преподаватель Туктарова И.М.
Учащаяся Ясавиева Алия награждена Дипломом 1 степени, Ризатдинова Альбина награждена Дипломом II степени; преподаватель Туктарова И.М.;Долгова Анастасия Дипломом 2 степени, преподаватель Шаймарданова Л.Ю. ; остальным конкурсантам вручены Сертификаты участников фестиваля.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үтү еллыгы уңаеннан башкарылган чаралар турында бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов хәбәр итте.Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү өчен Татарстанның 2 меңнән артык мәдәният учреждениесе бу чараларны оештыруда актив катнашкан.
19 майда , дүшәмбе  көнне, 14.00тән 16.00 сәгатькә кадәр район прокуратурасы  бинасында    (адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 52 (п. ГЭС, д. 8/4).   Прокурор ярдәмчесе – Газинур Галимов  халыкны  кабул итә.
 Алдан язылу өчен телефон:   8 (8552) 71-31-33.  
8 нче май көнне  Круглое Поле поселогында  Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган  “Безгә яшәргә һәм хәтерләргә” исемеле тантаналы митинг булып үтте.  . Укучыларның  “ Кабат кырык бишнең язы”  исемле  әдәби монтажы ветераннарның күңеленә аеруча хуш килде. “Полюшка”  иҗади коллективы  да матур чыгыш күрсәтте. Митинг ахырында  данлыклы “ Җиңү көне” җыры башкарылды,  бәйрәм  ахырында барлык кеше солдат  боткасы ашады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International