ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2014 ел
сишәмбе
8 майда Югары Байлар авылы һәйкәле янында Җиңү көненә багышланган митинг үткәрелде. Балалар  ветераннарга үзләренең чыгышларын күрсәттеләр, бәйрәм белән котладылар. Һәйкәлләргә венок салынды . Ветераннарыбыз сугыш чоры авырлыкларын искә алдылар. Бәйрәм  табын артында дәвам итте.
9 май көнне  Круглое Поле  поселогында  Бөек җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы кичә митинг әте күрсәттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Эльмира Робертовна ветераннарны бәйрәм белән котлады.   Сугышта башын салган авылдашларыбыз истәлегенә багышлап һәйкәлләргә венок салынды , һәм бер минут тынлык белән искә алынды. Жыр ,биюлэр,шигырь уку   ветераннар истәлегенә һәм авыл халкына бәйрәм сәламе булып яңгырады.
9 май көнне Калмаш  авылында Бөек Җиңү көненә багышланган митинг узды. Анда рмуниципаль район башлыгы Хаҗиев Вәсил Гариф улы, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты. Бәйрәм мәктәп укучылары  әрбияләнүчеләренең сәхнәләштерелгән чыгышы белән башланып китте. Бәйрәмдә катнашучылар авыл халкын һәм тыл ветераннарын котлап чыгыш ясадылар. Шулай ук сугыш кырларында ятып калган газиз якташларыбыз хөрмәтенә истәлек ташына веноклар куелды һәм аларны бер минут тынлык белән искә алу оештырылды. Бәйрәм тыл ветераннары белән чәй табынында төгәлләнде.
9 май көнне Кече Шильня  мәдәният йорты каршында  Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде.Котлаулар, минутлык тынлык белэн искэ алу  һәм жыр,биюлэр  дә тынып тормады.

Югары Байларда 9 нчы май бәйрәменә килә алмаучыларның  өйләренә бардылар.



8 май көнне  Түбән Суык-Су авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган чаралар үткәрелде. Башта һәйкәл янында авылсоветы рәисе Сайфетдинов  Наис Миргасимович ветераннарыбызны котлап китте. Аннан балалар белән әзерләгән монтаж булды, һәйкәлгә чәчәкләр куелды, 1 минут тынлык ясалды. Соңыннан ветераннарыбызны җыеп авыл клубында әзерләнгән чәй өстәленә алып кердек, солдат боткасы белән дә сыйландылар.  

12 май  көнне Кнәз мәктәбендә башлангыч класс укучылары өчен «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психолог ы Фомина Е. В.чара уздырды.  
 Иске Абдул мәктәпнең 1-7 класс   укучылары белән  "Гиндукуш"  музее "Җиңү таңы" дигән рәсем бәйгесе уздырды. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
Иске Абдул һәм Мрәс авыллырында Җиңү көненә багышланган митинглар үтте.

12
май, 2014 ел
дүшәмбе
  Сәмәкәйдәге митинг та, гадәттәгечә, истә калырлык, күңелләрне кузгатырлык итеп оештырылган иде.   Быелгы тантанага нибары берсе – 89 яшьлек Мансур Гәрәев килә алды. Авылда яшәүче 94 яшьлек Ибраһим Сөләйманов, 89 яшьтәге Мөнәвир Салихов бәйрәмне өйләрендә генә каршылады.Митингта катнашучыларны Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов, «Ирек» хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев, район хакимияте исеменнән «Якты юл» газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева, мәктәп директоры Миргасим Галимҗанов, Сәмәкәй ветераннар советы җитәкчесе Гөлфирә Петрова җылы котлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International