ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2014 ел
дүшәмбе
 "Ак чәчәк" балалавр бакчасының уртанчылар төркеме балалары, тәрбиячеләре Хафизова Гүзәл Зөлфәт кызы белән берлектә, Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан ветераннарыбыз өчен бәйрәм открыткалары әзерләделәр.


 "Ромашка"  (Новотроицкое авылы)балалар  бакчасына йөрүчеләр  Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен төзелгән һәйкәл янына экскурсиягә бардылар,алар истәлегенә чәчәкләр салдылар. 
     Җиңү бәйрәменә багышланган тантана Советлар Союзы Герое Нурмый Шарипов һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ф.А.Муллина укучыларны, укытучылар коллективын бәйрәм белән тәбрикләде. Тарих укытучысы Р.А.Яхина сугыш чорының авырлыклары, ул китергән михнәтләр турында сөйләде. Бәйрәм сугыш каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәл янында дәвам итте. Сугыш һәм Хезмәт ветераннарын, тыл батырларын, авыл халкын мәктәп директоры Л.Д.Исхакова бәйрәм белән котлады.  
Учащиеся   Семекеевской школы в сопровождении руководителей посетили    предприятия , рассположенных на территории сельского поселения. 
   Сәмәкәй  авылының 7нче һәм 8нче класс укучылары авыл территориясендә урнашкан хуҗалыкларга һәм предприятияләргә экскурсия ясадылар. Алар "Шильна" җитештерү кооперативында бәрәңге утыртучы, эшкәртүче машиналарны карадылар, Исхаков шәхси хуҗалыгында үрчетелгән тавыклар һәм әтәчләрне , Хуҗиәхмәтов шәхси хуҗалыгында үрчетелгән үгез-бозауларны, сарыкларны күзәттеләр. Экскурсия барысына да бик ошады 
 
 Җиңү бәйрәме алдыннан  Сәмәкәй авыл җирлегендәге ветераннарыбызга Җиңүчеләргә исемле хатлар өләштек. Аларны тагы бер кат якынлашып килүче олы бәйрәм белән котладык, 8нче май көнне үтәчәк бәйрәмгә чакырдык.
7 май көнне Яр Чаллы шәһәренең ял паркында Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан җиңел атлетика буенча кросс узды.  Новый поселогы мәктәбе укучылары һәм укытучылары бу  ярышта үзләрен  күрсәтә алдылар. Физкультура укытучысы  Егоров А.М  1 урынны,ә геграфия фәне укытучысы  Хәйдарова Г.Л.  2 урынга лаек булдылар. Төркем ,команда 1 урынны яулады.

 Бүген,Түбән Суыксу мәктзәбенең  7 нче класс укучылары ,Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан тәрбия сәгатендә "Могҗизалар кыры" уены үткәрделәр. Уен бик мавыктыргыч булды. Класс җитәкчеләре Шарафиева Энҗе Авгановна укучыларга үтә кызыклы материал әзерләгән иде.Әлеге тәрбия чарасы укучылар күңелендә якты хатирәләр калдырды.


 8 май көнне Түбән Сыуксу авыл җирлеге халкы, сугыш,тыл ветераннары белән берлектә Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үтте.

 
  В Мусабай Заводской школе  было организовано посещение на дому ветерана войны-  Мәрьям әби   ,учаәиеся поздравили ее с Днем Победы и вручили гостинцы.  
 9 май көнне  Чыршы авылында Бөек Җиңүнең 69-еллыгына багышланган "Без сезнең батырлыкны  онытмыйбыз, авылдашлар" дигән  митинг узды. Митингта тылда хезмәт итүчеләр, укучылар, балалар катнашты.Сугышта һаләк булган авылдашлар истәлегенә куелган обелискка чәчәк бәйләмнәре салынды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International