ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2022 ел
җомга

Тыл ветераны, Яна Бүләк авылында гомер  итүче Заһидуллина Фәүзия Заһидулла кызын  юбилее уңаеннан Тукай муниципаль районы ветераннар Советы рәисе  Вәҗиева Фәйрүзә Фаяз кызы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Фаил Камаев исеменнән кайнар тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды

«Буыннар хәтере» хәйрия фонды (алга таба - «Фонд») хәрби хәрәкәтләр ветераннарына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча яңа хәйрия традициясен формалаштыручы коммерцияле булмаган оешма.

 

 

2022 елның 14 октябрендә Княз мәдәният йортында Бөтендөнья йомырка көненә багышланган күңел ачу программасы узды

Биклән авылында яшәүче өлкәннәр, ветераннар советы әгъзалары зират янында өмә үткәрделәр

Озын гомерле кешеләрне юбилей белән котлау күркәм традициягә әверелде. 20 октябрьдә тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Иске Дөреш авылында яшәүче Харисова Тәскирә Гыйльметдин кызына 90 яшь тулды .


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Тукай муниципаль районының кече сыйныф укучылары «Чиста куллар-синең яклаучы»Республика рәсем конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. Чараның максаты-укучыларның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм сәламәтлекне саклау мәсьәләләренә карата кызыксынуларын арттыру.

2022 елның 21 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Тукай районы прокуратурасы бинасында, Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 52 йорт адресы буенча, район прокуроры тарафыннан, халыкны социаль яклау бүлеге вәкиле белән берлектә, балигъ булмаганнарның хокукларын саклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү оештырылачак.

 Балачак истәлекләрен барладык, фермада эшләгән авыр чорлар турында сөйләштек. Без аның шушы көннәрдә , бөтен халыкны кайгыга салып югалуы хакында сораштык.

Хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Фаил Камаев, ТРсы Чаллы шәһәренең Комсомол һәм Тукай районы буенча хәрби комиссары Дамир Вәлиев, район прокуроры Айрат Галимәрдәнов районнан өлешчә мобилизация буенча киткән ир-егетләрнең хатыннары, аналары белән очрашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International